Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

ШӘМӘХӘ КИШЕР

Без кызгылт сары кишергә күнеккән. Ә кыргый кишер шәмәхә булган.

Моны безнең заманнарга килеп җиткән кыялардагы сурәтләр дә раслый. Димәк, шәмәхә кишер гены үзгәртелгән яшелчә түгел, бу — аның табигый үзлеге. 
Соңгы вакытта бакчачылар арасында шәмәхә яшелчә популярлаша башлады. Галимнәр раславына караганда, мондый кишер йөрәк-кан тамырларына уңай йогынты ясый, иммунитетны ныгыта. Тамыразыкка шәмәхә төсне альфа- һәм бета-каротин бирә. Ул организмда А витаминына әверелә. Шәмәхә кишер онкология чирләреннән сакланырга ярдәм итә торган антоциан матдәсе бүлеп чыгара. Мондый кишернең согы да бик тәмле, вакытыннан алда картаюдан да саклый. Шәмәхә кишер бик баллы, моннан тыш, ул табынны бизәү өчен дә файдаланыла. 

Шәмәхә кишер сортлары. “Фиолетовая дымка F1” — тышы шәмәхә, эче кызгылт сары төстә. Тиз үсә, 30 см озынлыкка җитә. Күп чиргә чыдам. “Фиолетовый дракон” — бик баллы, тәмле. Тышы кызгылт шәмәхә, эче кызгылт сары. Кальцийга бай, шуңа балаларга бик файдалы. “Радужный микс” — төрле төстәге (алсу, сары, шәмәхә, кызыл) кишерләр җыелмасы. Кишерләр цилиндр формасында, 18 см га кадәр үсә.

 

https://vk.com/irekmaydani?w=wall-59550939_3196%2Fall

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев