Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Социаль фондның Татарстан бүлекчәсе контакт-үзәк аша 600 меңнән артык кешегә консультация биргән

2024 ел башыннан Социаль фондның Татарстан бүлекчәсе контакт–үзәге хезмәткәрләре 600 меңнән артык кешегә консультация бирде.

Социаль фондның Татарстан бүлекчәсе контакт-үзәгенә 2024 ел башыннан 637 мең 910 мөрәҗәгать килгән.

Шалтыратуларның 30 проценты балаларга бердәм пособие түләү, ана капиталыннан түләүләр, ана һәм балалык буенча башка пособиеләр белән бәйле мәсьәләләргә кагылган.

28,3 процент шалтыратулар пенсия тәэмин итүенә һәм пенсия тупланмалары мәсьәләләренә кагылышлы.

Шалтыратучыларның 18,7 проценты социаль иминият, шул исәптән вакытлыча эшкә сәләтсезлек кәгазьләре, техник реабилитация чаралары белән тәэмин итү, шифаханә-курорт дәвалануы буенча шәхси консультацияләр алган.

Сорауларның 22 проценты  Социаль фонд, Роструд, Хезмәт министрлыгы, медик-социаль экспертиза эшчәнлеге мәсьәләләренә кагылышлы .

Уртача алганда бер операторга көненә 200дән артык шалтырату туры килә. Шалтыратуларның максималь саны балалы гаиләләргә пособиеләр түләүнең бердәм көнендә- һәр айның 3 числосында теркәлә. Бу көнне бер хезмәткәр уртача 250 шалтыратуга җавап бирә. Беренче яртыеллыкта Татарстан буенча бердәм пособие мәсьәләләре буенча бердәм контакт-үзәк операторлары тарафыннан 167 335 мөрәҗәгать эшкәртелде.

  • Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлекчәсенең Бердәм контакт-үзәгенә 8 800 100 0001номеры буенча шалтыратып (шалтырату бушлай), социаль һәм пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча консультация алырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев