Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан хәрби комиссариаты армиягә чакыру кәгазен социаль челтәр аша да җибәрәчәк

Хәрби комиссариатта чакыру кәгазен электрон рәвештә тапшыруны эпидемия куркынычы белән аңлаталар.

Татарстанда быел 1 апрельдән 15 июльгә кадәр хәрби хезмәткә язгы чакырылыш кампаниясе дәвам итәчәк. Армиягә чакыру кәгазьләрен традицион ысул, шулай ук электрон почта һәм социаль челтәрләр аша да җибәрәчәкләр.

«Социаль челтәрләр «аерым очрак»та кулланылачак», диелгән Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин имзалаган хатта. (Бу документ «Татар-информ» агентлыгында да бар.) Шул ук вакытта чакыру кәгазен электрон рәвештә җибәрү дөрес булып саналачак.

Хәрби комиссариатта хәбәр итүләренчә, бу ысул эпидемия куркынычы булу сәбәпле кабул ителгән. Әлеге эштә Федераль сак хезмәтенең Татарстандагы Махсус элемтә үзәге техник ярдәм күрсәтәчәк.

 

 

https://tatar-inform.tatar

фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев