Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан студентларына җәмәгать транспортында йөрү өчен өстәмә ташлама кертергә җыеналар

Татарстанда «бик яхшы» билгеләренә укучы студентлар өчен транспорт гранты бар.

Шулай ук хәзерге вакытта җәмәгать транспортында йөрү бәясен укучылар өчен 31 сумнан 21 сумга кадәр киметү проекты эшләнә. Бу хакта Татарстанның Яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов  хәбәр итте.

«Бүген студентлар өчен җәмәгать транспортында йөрү 31 сум тора. Хәзер без аны, 21 сум тәшкил итсен өчен, бәяне өчтән бер өлешкә ничек киметеп булу мөмкинлекләрен уйлыйбыз», – дип белдерде ул.

Аның сүзләренчә, әлегә проект эшләнү стадиясендә. Дәүләт бу мәсьәләдә коммерцияле партнерлык яки студентлар кешбэгы вариантларын карый. Бу проектның ничек тормышка ашырылачагын яңа уку елы башланганчы ачыкланырга тиеш, дип нәтиҗә ясады Сөләйманов.

 

https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-studentlaryna-amagat-transportynda-ioru-ocen-ostama-taslama-kerterga-yenalar-5855670

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев