Заман сулышы

Татарстанда 40 мең сумлык чөгә балыклары тоткан браконьерлар хөкем ителәчәк

Татарстанда браконьерлыкта гаепләнүче ике ир-атка карата кузгатылган эш судка тапшырылды.

Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Тикшерү фаразлавынча, февраль аенда ике ир-ат Мамадыш районының Соколка авылы янында Кама елгасында законсыз рәвештә берничә чөгә балыгы  (стерлядь)  тоткан. Браконьерлар китергән зыян 40 мең сумнан артып киткән.

Ир-атлар үз гаебен таныган һәм зыянны каплаган. Эш судка тапшырылган.

ЧЫГАНАК

фото: https://pixabay.com/ru/

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: