Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын яңартуга 3 млрд сум акча бүленгән

2026 елга Татарстан бюджетында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен субсидияләүгә 3 млрд сумнан артык акча каралган.

Акчалар яңа авыл хуҗалыгы техникасын сатып алу яисә лизинглау чыгымнарының бер өлешен компенсацияләүгә юнәлдереләчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы.

Сүз нәкъ менә кулланышта булмаган яңа техника – тракторлар, комбайннар, эшкәртү җайланмалары һәм башка махсус техника турында бара.

Алучылар исемлегенә шулай ук үзләренең белем бирү яки фәнни эшчәнлеге кысаларында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү яки аны эшкәртү белән шөгыльләнүче фәнни оешмалар, колледжлар һәм югары уку йортлары да кергән. Моннан тыш, субсидияләр барлык милек рәвешләрендәге агросәнәгать комплексы оешмалары һәм шәхси эшмәкәрләр өчен дә мөмкин.

Бүлеп бирелгән акчалар тармакның матди-техник базасын яңартып кына калмыйча, республиканың уңдырышлылыгына һәм продукцияне эшкәртү сыйфатына да уңай йогынты ясар дип көтелә.

 

Казань КП

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев