Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда бәби туганда бирелә торган акчаны 6 мең 638 авыл әнисе алган

Гаиләдә беренче һәм өченче бәби туган очракта бер тапкыр бирелә торган акчаны, республикабыз авылларында яшәүче 6 мең 638 хатын-кыз инде алган.

2018 нче елның 1-гыйнварында, авыл җирендә балалар тууын арттыру максатыннан, дәүләт  Татарстанда өч елдан азрак яшәмәгән, авылда даими торучы, 25 яшькә кадәрле әниләргә, беренче баласы туганда– 50 мең, 29 яшькә хәтле әниләргә, өченче һәм аннан соң туган балаларга – 100 мең сум  түләүне гамәлгә куйган иде. Ул бәби туганда бер тапкыр гына бирелә торган акча.  Быелгы ел башыннан алып  2 мең 320  авыл әнисе аны алуга ирешкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев