Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда давыл меңнән артык йортны һәм ике балалар лагерен утсыз калдырды

Татарстанда 27 июль кичендә көчле җил һәм яшен булды.

Җилнең тизлеге секундына 22 метрга җитте. Аксубай районында йортларның һәм хуҗалык корылмаларының түбәләрен һәм шиферларны алып ташлады.  Республика буенча 12 агач ауган: өчесе Казанда, бишесе Чистай районында, берәр һәм өчәр — Арча һәм Аксубай районнарында.

Лениногорск, Чистай, Әлмәт һәм Биектау районнарында агачлар аву аркасында өлешчә электр уты сүнә. 1079 абонент утсыз калган. Чистай районындагы ике балалар лагере — «Ровесник» һәм «Солнышко» да сүндерелүгә эләккән, әмма аларны шунда ук резерв чыганаклардан тутырганнар.

Төнгә электр белән тәэмин итү тулысынча торгызылды, дип хәбәр иттеләр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә.

 

Вечерняя Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев