Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда "Хатын-кыз игътибары" кайнар линиясе эшли башлый

Биредә мәктәпкә 1 сыйныфка кабул итү, балалар һәм үсмерләрнең җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча сораулар бирергә мөмкин. Татарстанда 26 апрельдә "Хатын-кыз игътибары" ("Женское внимание") кайнар линиясе эшли башлый. Биредә мәктәпкә 1 сыйныфка кабул итү, балалар һәм үсмерләрнең җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча сораулар бирергә мөмкин булачак. Бу хакта Татарстан Дәүләт...

Биредә мәктәпкә 1 сыйныфка кабул итү, балалар һәм үсмерләрнең җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча сораулар бирергә мөмкин.

Татарстанда 26 апрельдә "Хатын-кыз игътибары" ("Женское внимание") кайнар линиясе эшли башлый. Биредә мәктәпкә 1 сыйныфка кабул итү, балалар һәм үсмерләрнең җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча сораулар бирергә мөмкин булачак. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көн дәвамында - иртәнге 8дән 19.00 сәгатькә кадәр Татарстанда яшәүчеләрнең сорауларына Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Мәгариф һәм фән, Республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыклары вәкилләре, кеше хокуклары, бала хокуклары буенча аппарат хезмәткәрләре, "Җәй" үзәге, Татарстан яшь юристлар ассоциациясе, Казан, Чаллы һәм Әлмәт мэрияләре хезмәткәрләре җавап бирәчәк.

Татарстанда беренче тапкыр "Хатын-кыз игътибары" кайнар линиясен Татарстан Дәүләт Советының "Мәрхәмәт" - "Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе төбәкнең бала хокуклары буенча вәкиле Гүзәл Удачина белән берлектә оештыра.

Кайнар линия телефоннары: 236-00-71, 236-40-17 һәм 236-40-62.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев