Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда илкүләм проект буенча мәдәни учреждениеләрне яңартуга 370 млн сум юнәлдерелә

2025 елда Татарстанда «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты гамәлгә ашырыла. Аның нигезендә чаралар үткәрүгә 371,16 миллион сум юнәлдереләчәк, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Төбәк һәм муниципаль китапханәләрне модернизацияләү кысаларында Мамадыш районындагы һәм Казанның Побежимов урамы 47нче йорт адресы буенча урнашкан 2 муниципаль китапханәгә капиталь ремонт ясалачак. Арча, Бөгелмә һәм Кукмара муниципаль районнарында 4 модель муниципаль китапханә төзеләчәк. Мамадыш һәм Кукмара муниципаль районнарында мәдәни-ял итү тибындагы учреждениеләрне модернизацияләү дә планлаштырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев