Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә ике бала һәм бер хатын-кыз һәлак булган
Каршы якка чыгу нәтиҗәсендә
12 августта кичке якта Татарстанның Югары Ослан районында булган юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.
Хокук саклаучылар мәгълүматларына караганда, Казан – Ульяновск трассасының 9нчы километрында, Казан ягыннан Ульяновск ягына таба хәрәкәт итүче Volkswagen автомобиленең 54 яшьлек йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм ике машина – «Лада Калина» һәм «Лада Искра» белән бәрелешкән.
Юл һәлакәте нәтиҗәсендә «Лада Искра» автомобилендәге пассажирлар – 42 яшьлек хатын-кыз, шулай ук 10 һәм 4 яшьлек балалар үлгән. Алар алган җәрәхәтләрдән урында ук һәлак булган.
Төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган биш зыян күрүче хастаханәгә китерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев