Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда пилотсыз очу аппаратларын файдаланган өчен штраф керттеләр

Татарстанда база әзерлеге режимы гамәлдә булган вакытта пилотсыз очу аппаратларын файдаланган өчен штраф керттеләр.

Депутатлар алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының 45нче утырышында ТР Административ хокук бозулар кодексына шул хактагы үзгәрешләрне бертавыштан хуплады.

«Махсус операция шартларында Татарстанда база әзерлеге режимы кертелде, аның кысаларында ТР Рәисе халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау юнәлешендә чаралар үткәрү, шулай ук РФ Кораллы көчләре, хәрби берләшмәләр, халык ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен чаралар гамәлгә ашыру буенча карарлар кабул итә», - диде ТР прокуроры Илдус Нәфыйков.

Татарстанда база әзерлеге режимы 2022 елның октябрендә кертелде. Шуннан соң ноябрь аенда республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов пилотсыз һава судноларын файдалануны тыйды, дип искәртте ул.

Әйтик, дроннардан файдаланган өчен гражданнарны – 1-4 мең, вазифаи затларны – 15-40 мең, юридик затларны 200-300 мең сум күләмендә штрафка тартачаклар. Законны кабат бозган очракта штрафның күләме гражданнарга – 5 мең, вазифаи затларга – 50 меңгә, оешмаларга 500 мең сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин.

 

https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-pilotsyz-ocu-apparatlaryn-faidalangan-ocen-straf-kerttelar-5873666

фото: tatar-inform.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев