Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 95 яңа очрагы ачыкланган

Республикада бер тәүлек эчендә 83 кеше терелгән.

 Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 95 яңа очрагы ачыкланган. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 95 яңа очрагы теркәлде. Шул рәвешле, әлеге инфекцияне йоктырган кешеләрнең гомуми саны 11 мең 597гә җитте», - диде спикер.

Авдонина сүзләренчә, бер тәүлек эчендә белгечләр коронавируска 8 мең 268 тест үткәргән. 1721 кеше табиблар күзәтүендә кала.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева Татарстанда бер тәүлек эчендә 83 кешенең коронавирустан терелүен әйтте.

http://tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев