Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда Яңа ел утренникларына ата-аналарны ничек кертәчәкләрен хәбәр иттеләр

Бәйрәмгә читтән аниматорлар һәм оештыручылар чакырырга рөхсәт ителми.

Балалар бакчаларында Яңа ел утренниклары булачак, анда ата-аналарны QR-код буенча кертәчәкләр. Татарстанда ОРВИ белән авыру дәрәҗәсе югары булып кала.  Роспотребнадзорның  ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Балалар бакчаларында утренникларга килгәндә, алар без көзен тәкъдим иткән форматта үткәрелер, мөгаен. Бәйрәмгә әти-әниләрнең берсе генә килергә һәм аның вакцинация турындагы QR-коды яки коронавирус инфекциясен кичерүе турында рәсми документы булырга тиеш», - дип искәртте ул.

Авдонина билгеләп үткәнчә, Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе 60 яшьтән узган кешеләргә утренникка килмәскә киңәш итә. Әлеге төркемгә йөрмәүче балалар да бәйрәмгә кертелмәячәк. Читтән аниматорлар һәм оештыручылар чакырырга да рөхсәт ителми.

«Көндәлек режимда үткәрелә торган чаралар – термометрия, битлекләр һәм кешеләр дистанцияне исәпкә алып утыртылырга тиеш», - дип сүзен төгәлләде Авдонина.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев