Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда яңгырлар көтелә

Республикада иртәгә урыны белән яшенле яңгыр һәм боз явуы ихтимал.

4 июльдә Татарстан районнарында төнлә көчле яңгыр булачак. Бу турыда Татарстан синоптиклары хәбәр итте.

Республикада иртәгә урыны белән яшенле яңгыр һәм боз явуы ихтимал, диелгән әлеге хәбәрдә.

Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан исүче җил тизлеге урыны белән секундына 15 – 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Кайсыбер районнарда җил тизлеге секундына 24 метрга кадәр көчәю фаразлана. Һава температурасы төнлә +17..+22 градус, көндез +25..+30 градус булыр дип көтелә.

5 июльдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгыр көтелә. Яшенле яңгыр вакытында җил тизлеге секундына 15 – 20 метрга кадәр көчәю ихтимал. Төнлә +13..+18 градус, көндез +26..+31 градус булыр, дип фаразлый синоптиклар. 

6 июльдә дә урыны белән яңгырлар көтелә. Яңгыр вакытында җил секундына 15 – 20 метрга кадәр булачак. Төнлә +12..+17 градус, көндез +25..+30 градус булуы көтелә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев