Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда зур йөк транспорты хәрәкәтенә чикләү кертелә

Хокук бозучыларга җитди штрафлар яный. Татарстан юлларында вакытлыча - 15 апрельдән 14 майга кадәр зур йөк транспорты хәрәкәте чикләнә. Хокук бозучыларга җитди штрафлар яный. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин хәбәр итте. Спикер билгеләп үткәнчә, язгы чикләүләр - мәҗбүри кабул ителгән...

Хокук бозучыларга җитди штрафлар яный.

Татарстан юлларында вакытлыча - 15 апрельдән 14 майга кадәр зур йөк транспорты хәрәкәте чикләнә. Хокук бозучыларга җитди штрафлар яный. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин хәбәр итте.

Спикер билгеләп үткәнчә, язгы чикләүләр - мәҗбүри кабул ителгән чара һәм ул автомобиль юлларын җимерелүдән саклауга юнәлтелгән. Чикләү ел саен кертелә. Кар эрегәндә, йөк машиналары астында юл ныграк җимерелә башлый.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, вакытлыча чикләү аерым төрдәге: азык-төлек, хайван, дару, орлык, ашлама, халыкара йөк ташу, автобусларда пассажирлар йөртү,16 тоннага кадәр йөк төягән транспорт чаралары, ягулык, бәла-каза нәтиҗәләрен юкка чыгару яисә бүтән гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калу өчен кирәкле транспортка кагылмый.

ЮХИДИ башлыгы Ленар Габдурахманов: "Язгы тыюны бозган өчен, машина йөртүчеләргә 1 мең сумнан 10 мең сумга кадәр күләмдә штраф яки алты айга кадәр машина йөртү таныклыгын алу булачак", - дип кисәтте. Вазыйфаи зат булган машина йөртүчеләр өчен максималь штраф күләме - 50 мең сум, юридик затлар өчен - 100 мең сум.

Узган елда 1022 административ беркетмә төзелгән. Штрафтукталышка 200 гә якын транспорт чарасы куелган.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев