Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстандагы АЗСларда ягулыкның күпме өлеше сыйфатсыз булуы билгеле

2018 ел дәвамында тикшерү узган 1872 ягулык үрнәгенең 3,7 проценты сыйфатсыз дип табылган.

Быел 29 октябрьдән 26 ноябрьгә кадәр Татарстанда бензин салу станцияләрендәге ягулык сыйфатын тикшерү  булган. Айлык тикшерү барышында лабораториягә җибәрелгән 652 үрнәкнең 28е сыйфат таләпләренә җавап бирмәве ачыкланган. Бу 4,3 процент тәшкил итә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта “Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ куллану идарәсе” ДБУ җитәкчесе Роберт Гыйләҗиев әйтте.

Сыйфатсыз бензин унөч үрнәктә, начар дизель ягулыгы унбише үрнәктә ачыкланган. Сыйфатсызлык күкерт күләме белән билгеләнә. Күкерт нормадан артык булганда, ягулык тыгызлыгы да нормада булмый. 

"2008 елга кадәр, ягъни техник регламент кабул ителгәнче, бер килограмм ягулыкка 1 меңгә кадәр күкерт рөхсәт ителә иде. 2008 елда ягулык классларга бүленеп, кайда күпме күкерт булырга тиешлеге расланды. Хәзер күкерт күләме килограммына 10 мг га кадәр генә тәшкил итәргә тиеш. Бензиннарда күкерт күләме 100 мәртәбә, дизель ягулыгында 200 тапкырга кимеде", - диде Роберт Гыйләҗиев.

Аның сүзләренчә, тикшергәннән соң, үрнәкләрне шул ук АЗСларга җибәргәннәр. Биредә нормадан тайпылыш сәбәпләрен ачыкланырга тиеш. «Хәзер җаваплар килә. Алар безнең мөрәҗәгатьләргә уңай карый. Сәбәпләрен ачыклыйбыз диләр», - ди ул.

2018 ел дәвамында 955 АЗСта һәм 14 нефтебазада 1872 ягулык үрнәге лаборатор сынау уздырылган. Шуларның 3,7 проценты, ягъни 70 очракта техник регламент һәм ГОСТ таләпләренә җавап бирмәве ачыкланган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/11/176818/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев