Татарстанга ефәк күбәләге һөҗүм итә
Күбәләкнең дә төрлесе бар. Матуры да, алмасыз калдыра торганы да. Соңгы көннәрдә республика халкы агачларын сырып алган ефәк күбәләге кортына каршы көрәшә. Арча, Балтач, Саба һәм Кукмара районнарында яшәүчеләр әйтүенчә, кортлар аеруча алмагач, груша кебек җимеш агачларын үз иткән. Шулай ук имән, каен, тирәк, талга да күчәргә мөмкиннәр.
Әлеге кортларны мин бер атна элек күреп алдым. Башта кешеләрдән ишеткәч, чыгып караган идем, берни дә күрмәдем. Берничә көннән генә слива, алмагач агачындагы кортларга игътибар иттем. Агачларның яфраклары, чәчәкләре куырылып килгән иде. Әлегә бернинди дә препаратлар кулланмадык. Кул белән җыеп, суга салдык, – диде Балтач районының Арбор авылында яшәүче Рәйсә Бәхтиярова.
Белгечләр, Татарстанда мондый хәлнең булганы юк иде әле, дип аптырый. Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Франс Хәлилов искә алуынча, әлеге бөҗәкләрнең агачларга зыян салу очрагы кайчандыр бер булган инде.
- Без кечкенә чакта шундый хәл булганын хәтерлим. Ул вакытта урманнарга шактый зыян килгән иде. Көчле агулар сиптереп, кошлар, хайваннар үлеп беткән иде хәтта. Ефәк күбәләге җирдән егерме сантиметр биеклектә генә күкәй сала бит. Мәктәп укучыларына чиләк белән дегет, пумала тоттырып, агачларны буяп йөргәнебез хәтердә калган, – диде ул.
Танылган бакчачы Фарсель Зыятдинов әйтүенчә, әлеге бөҗәкләрнең таралуына эссе көннәр сәбәпче булырга мөмкин.
– Башка елларда бу бөҗәкләр белән очрашырга, алар турында сөйләргә туры килгәне юк иде. Чөнки алар нигездә Үзбәкстан, Таҗикстан кебек җылы якларда була. Быел май башында һава торышы кинәт кенә эсселәнеп киткәч, безгә дә килеп җиткәннәр, димәк, – ди ул.
Фарсель абый әйтүенчә, агачларга ефәк күбәләгенең үзе түгел, ә корты (личинка) күбрәк зыян сала. Ул агачларның җимшәннәрен ашый. Көрәш алып бармаганда, агачларны корытырга да мөмкин икән.
– Ефәк күбәләгенең кортын кошлар да яратмый. Кем белә, бәлки, киләчәктә ашый да башларлар әле. Моңа кадәр колорадо кортын да яратмыйлар иде. Хәзер әнә кайбер тавыклар ашый үзләрен, – ди Фарсель Зыятдинов.
Булды да бетте, онытылды, дип иркен суларга ярамый, дип кисәтә белгеч. Җылы көннәр башлангач, әлеге бөҗәкләр башка районнарга да таралырга мөмкин икән.
Фарсель Зыятдинов әйтүенчә, бөҗәкләргә каршы “Фитоверм”, “Искра ДЭ”, “Искра Био” препаратларын кулланырга мөмкин. Шулай ук кул белән җыеп алсагыз да була. Моннан тыш, “Россельхозцентр” ФДБУнең Татарстан филиалы белгечләре, “Алатар”, “Арриво”, “Клонрин” препаратларын да кулланырга мөмкин, ди. Тик алдан умарта тотучыларны кисәтергә киңәш итәләр.
Фото: vk.com
Зөһрә САДЫЙКОВА
Ватаным Татарстан № --- | 03.06.2019
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев