Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанга өстәмә рәвештә балалар пособиесе өчен 1,3 миллиард сум акча биреләчәк

Россия төбәкләренә өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр өчен өстәмә рәвештә 62 миллиард сумга якын акча юнәлдереләчәк, шуның 1,3 миллиард сумын Татарстан алачак.

Шул хактагы боерыкны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган.

«Өстәмә финанслау ихтыяҗы әти-әниләре пособие алу хокукына ия балалар саны арту белән бәйле. Россиядә аларның саны 4,2 миллионнан артып китә», - дип искәрттеләр Министрлар Кабинетының матбугат хезмәтендә.

Өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга пособиеләр Россия Президенты Владимир Путин указы белән быелның июнендә түләнә башлады. Айлык түләүнең күләме бер балага туры килгән төбәк яшәү минимумының 50 процентын тәшкил итә, бу якынча 5,5 мең сум дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев