Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Түбән Чыршылы авылы китапханәсендә яшь буын якташ ветераннарны искә төшерде

Бөек Җиңүнең 77 язын каршы алган көннәрдә Түбән Чыршылы мәктәбе башлангыч  сыйныф укучылары авыл китапханәсендә   Ватаныбыз азатлыгы, бәйсезлеге өчен гомерләрен аямыйча көрәшкән якташларыбызны олы хөрмәт белән искә төшерде.

Балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирү, сугышта һәлак булган якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү, яшь буынны аларның тормышы һәм батырлыгы үрнәгендә тәрбияләү, аларда ватандарлык хисләре, сугыш чоры балаларына, ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә ихтирамлы һәм игътибарлы булырга кирәклеге сөйләнелде, дип хәбәр итә китапханәче Рәисә Сафина.  Укучылар Ватан сугышы чорын чагылдырган әдәби әсәрләр күргәзмәсе, сугыш һәм тыл ветераннары турында альбомнар, стенгазеталар, сугыш күренешләре белән танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев