Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Түбән Чыршылы егетләре Мәскәү парадында катнашкан

Минем бабам Вафин Әхсән Зәкәрия улы 1967 елда Совет Армиясендә хезмәт иткәндә Мәскәүдә - парадта катнашырга лаеклы дип табыла.Ул бик төз гәүдәле,озын буйлы,чибәр солдат булган.Бар яклап та хезмәттә дә,тормышта да үрнәк булырлык шәхес булу шарт булган.

-Солдатлар тип-тигез булырга тиеш иде, барын үлчиләр:җилкә киңлеге, бил,буй, төс кыяфәт тә охшаган иде –дип, искә алган бабам. Әлбәттә, сайлап алынганда иләк аша узгандай сайлаганнар.Яхшы характеристика,тәртипле хезмәт итүең дә исәпкә алынган.
-Билгеле инде хәзерлекне бик иртә башлый идек.Төп-төгәл тигез атлап бару өчен репетиция күп ясала.Ун көнгә-бер кирза итек алыштырыла иде,чөнки үкчәсе ашалып бетә.Монда катнашучы солдатларга аеруча игътибар була.
Мәскәү шәһәренең Кызыл мәйданында, илебез көчен чагылдыручылар рәтендә булу ,авыл баласы өчен зур горурлык була.Парадта катнашучыларга 10-15 көн ял бирелә.Бабама бу ял бик кирәк булган,чөнки авыл янып йортлары көлгә әйләнә.Көченнән килгәнчә ярдәмләшеп китә.


Армиядән кайкач,туган авылыннан чибәр кыз Розы(минем әбиемне),сайлап алып тормыш корып җибәрә.3 бала тәрбияләп үстерәләр.Минем әтием дә бабамның күчермәсе кебек.
Бабабыз гына иртәрәк бакыйлыкка күчте.61 яшь кенә иде бит эле.Әмма җир йөзендә үзеннән матур эз калдырды.Авылдашларыбыз искә алып сөйләгәндә билгеле без горурланабыз.Ел саен парад дәвам итә.


Тагын бер горурлыгыбыз авыл егете Вагизов Айрат Роберт улы да 6 нчы танк бригадасында Мәскәү парадында катнашты.Әнисе укытучы Вагизова Гөлсирә апа улын тәрбияле,акыллы егет итеп үстергәнгә, командирлары парадта катнашырга лаеклы дип тапкан, дип уйлыйм.Менә шулай
авылыбызның ир-егетләре солдат хезмәтен башкарганда үрнәк алырлык эз
калдырганнар.
Армия сафларында хезмәт итүче солдатларыбыз, Вафин Әхсән,Вагизов
Айрат кебек, үрнәк хезмәт итсеннәр!

Фотода бабам Әхсән Вафин


 Гөлфинә Вафина , Түбән Чыршылы мәктәбе укучысы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев