Заман сулышы

Түбән Чыршылыдан күршеләре турында язалар

Мин үзем күршеләрдэн бик уңдым. Чит районнан эшкә килеп Түбән Чыршылы авылында гомер кичерергә насыйп итте Ходай. Бу авыл табигате белән таң калдырды. Чишмәләргә бик бай авыл, тирә- якта таулар , бакча башында гына Куак елгасы , якын гына урманнар , болыннарындагы жиләклекләр… Гузәл табигате инде, һичшиксез , гузәл кешеләргә дә яхшы сыйфатлар иңдергән.

Мин өлкән кеше, лаеклы ялда. Күршеләремнән бик уңдым. Мөслимә апа белән күп еллар инде янәшә яшибез. 
Тормыш иптәшләребез бик иртә бакыйлыкка күчте, балалар башлы- күзле булгач , икебез ике йортта , (икебез дә Мөслимә исемле) бер-беребезнең юанычы, таянычы булып яшәдек, Аллага Шөкер.
Сүзләребез, серләребез уртак булды. Икебез дә бер коллективта эшләп ялга киттек, шуңа да бигрәкләр якын булдык. Тагын бер күрше Халидә Әхметзянова бездән шактый яшь булса да , ялгызы яши, балалары инде башлы-күзле булды . Халидә бик ачык, ярдәмчел. 
Мунчасын якса, безне калдырмый, бакча эшләгәнебезне күрсә, кәтмәнен асып килеп җитә иде, суган кискәнне күрсә- кисешеп, баз өстенә ташып ук китәр иде. Менә шундый ул безнең Халидәбез. Изгелек белән ярдәм итеп, өлкәннәрне хөрмәт итеп яши ул. Уз балаларының игелек, тәүфигын күрергә язсын ,Яраббым Аллам аңа.
Уйларым белән ераграк китеп Мәчет урамына юл алам. 
Үрнәк булып яшәүче күршеләр яши монда: Рәисә , Гүзәлия, Гөлчирә, Анналар бердәм,тату гөмер кичерәләр. Яшьләре дә, уйлары да, эшләре дә бер аларның.

Яз башлануга бик – күпләп каз ,үрдәк алып үстерәләр. Көз җитү белән өмә ясап бер- берсенә ярдәмләшеп 50-60 шар казны (йорт саен) эшкәртәләр. Ә өмә итүе гаиләдәге бала – чаганы да берләштерә бит әле. Эшкә өйрәтеп, дус-тату яшәү -үрнәге дә әле ул. 
Бу ханымнар күрше Расимә апаның 90 яшьлек юбилее белән котлап чыккач, ул олы кешенең шатлыгы эченә сыймый, сөенеп шатлыгы белән телефоннан уртаклашты. «Менә нинди минем яхшы күршеләрем», - дип горурланды. Шулай дәвам итә күрсен , берүк.
    Уем белән Калмык урамын юллыйм.Бу урамда нигезне таркатмый, ата-бабадан калган йортны карап , матурлап гомер кичерәләр. Күршеләр бер- берсенә ныклы терәк, кирәк булып яшиләр. Ямалтдинов Фәрит, Хисматуллин Яхъя, Ахмадиев Салих , Ганиев Равиль , Ялалов Рафик барысы да колхозда эшләп лаеклы ялда инде хәзер. Бу фани дөньяда бер-берсенә файда , игелек кылып, бер-берсенә ярдәмләшеп яшиләр. Барсы да уңган , булган кешеләр. Йорт-җирләре җитеш, күркәм.
Юлымны дәвам итәм……Үзәк урамда яшәүче Әхтәм Шәрифуллин тирә -күрше әбиләргә нык ярдәм итә.
Як-ягында ялгыз әбиләр яши аның. Алар инде 80кә җитәләр.. Кайсы чирләп балаларына китә, кайсы  санаторийга китә. Менә бу апа 3 айга чит Башкирияга үк китеп барган икән ,-дип ишетәбез. Йорт-җирен, ачкычларын берүк күз -колак бул,- дип лаеклы ялдагы Әхтәмгә тапшырып китәләр икән.Әйе, ышанып китеп баргач җаның тыныч була шул. 
Күршеләренә игелек кыла ул , савабы үзенә меңе белән кайта күрсен. Бик рәхмәтле күршеләре аңа.
Савапны һәр кеше үзенчә җыя шул. Кемдер сәдака өләшә , мәчет салдыра, кемдер тыйнак кына әбиләргә ярдәм кыла.
                 
Барын уртак итеп ачык йөзле, тәмле телле булып яшәүче кешеләр күп безнең авылда. Бер –берсенә ярдәмне ихластан эшлиләр алар. Аларның изгелекләрен ишетеп, сокланып утырам. 
Авылда бер- берсенең хәлен ишетеп, белеп торабыз, шуңа да калган гамәлләребез, йөзебезгә кызыллык китерми, бары шатлык кына китерсен иде.
Радиоалгычымнан әңгәмә дәвам итә. Алып баручылар әңгәмәне тәмамлый: «Ишекләр дә, күңелләр дә ачык булып, бергәләп утырып чәйләр эчәрлек күршеләр барчагыбызга насыйп булсын иде.»

  Түбән Чыршылы авылы, Хасаншина Мөслимә ветеран-укытучы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: