Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Түләүләрне киметергә була

Агымдагы елның 1 маенда Федераль закон белән Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертелде. Ул, нигездә, кредит килешүе шартларын үзгәртүгә кагыла.

Бу хакта безгә  Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Артур Киселев хәбәр итә. Закон авыр тормыш хәленә эләккән гражданнарга ипотека торак кредитлары түләүләрен  киметүне таләп итү хокукын бирәчәк. Шул ук вакытта ташламалы чор алты айдан артмаска тиеш. 
Әмма бу хокуктан файдаланырга теләүчеләр кайбер шартларны үтәргә тиеш булачак. Әйтик, кредит яисә займ күләме РФ Хөкүмәте билгеләгән максималь күләмнән артмаска тиеш (РФ Хөкүмәтенең ярашлы карары кабул ителгәнче  аның күләме 15 млн сум белән билгеләнгән булган). Шулай ук кредит килешүе шартларының   заемчы таләбе белән моңа кадәр үзгәртелмәгән булуы кирәк. Ипотека предметы  заемчының бердәнбер даими тору урыны булырга тиеш. 
Болардан тыш, заемчының  бу моментта, ягъни мөрәҗәгать иткән вакытында,  авыр тормыш хәлендә булуы шарт. Әйтик, мәшгульлек органнарында эшсезлек буенча теркәлгән, I яисә II төркем инвалид, ике ай рәттән вакытлыча эшсез булса.
Шулай ук, соңгы ике айда заемчының уртача табышының  30 процентка кимүе,  аның тәрбия­сендә булучылар саны артуы да исәпкә алыныр­га мөмкин.
Ташламалы чор тәмамлануга  заемчы баштагы тәртиптә кредит түләвен дәвам итә. 
2019 елның 1 маенда кабул ителгән 76-ФЗ  федераль закон шушы елның 31 июлендә үз көченә кертеләчәк. Аның нормалары закон гамәлгә кергәнче төзелгән кредит килешүләренә кагылмый.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев