Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Торакны залогка алуны тыячаклар

Микрокредит финанс оешмалары ноябрь башыннан займнар биргәндә кешеләрнең торагын залогка ала алмаячак.

 

Гомум милектәге өлешне һәм өлешләтә төзелештәге өлешләрне дә залог рәвешендә карап булмаячак.
Бурычлары җыелу аркасында кешеләрнең бердәнбер торакларыннан да колак кагу очраклары күбәюе әлеге тыюны кертүгә сәбәпче булган.

Шул исәптән мондый документны эшләргә РФ Үзәк Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина да чакырган иде. Аның фикеренчә, бу закон мошенниклык очракларын киметәчәк. Проблеманы яз көне үк өйрәнә башлаганнар иде. Документ августта кабул ителде, дип яза Өмет.

Автор : Шакирҗанова Әлфия
Чыганак: iz.ru
Фото: pixabay.com/ru

http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/torakny-zalogka-aluny-tyyachaklar

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев