Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Тупыл мамыгы – янгын чыганагы

Озак вакытлы коры, эссе һава торышы булганда тупыл мамыгы янгын чыгу куркынычы китереп чыгара. Соңгы көннәрдә тупыл мамыгы оча башлады. Ә бу мамык аз гына очкын булганда да, дары шикелле кабынып китә һәм зур тизлек белән яна башлый.

Тупыл мамыгы белән малайлар да уйнарга ярата. Шуңа да әти-әниләргә балаларына бу хакта гел искәртеп, күзәтеп торырга кирәк. Тупыл мамыгы тиз янып бетә, әмма коры үлән, агач кабынып китү өчен шул да җитә. Фаҗигаләр килеп чыкмасын өчен янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү кирәк. Әгәр дә сез балаларның урамда мамык һәм ут белән уйнаганын күрсәгез, читтә калмагыз, янгынны булдырмый калыгыз. Әти-әниләргә үтенеч: балаларыгызга ут белән уйнауның аянычлы хәлләргә китерү ихтималын аңлатыгыз. Исегездә тотыгыз: сүндерелмәгән тәмәке төпчеге, шырпы яки ремонт һәм төзелеш эшләре башкарган вакытта чыккан очкын янгын китереп чыгарырга мөмкин. Искәртеп үтәбез, балалар шуклыгы белән чыккан янгынның матди зыянын, закон буенча, әти-әниләр түли.

Балконнарны кирәксез әйберләрдән чистартыгыз, анда тиз янып китә торган һәм ягулык әйберләрен саклау тыела. Тупыл мамыгы ачык тәрәзәләргә дә очып керә, ә кечкенә генә очкын зур фаҗигаләргә китерә.

Янгын куркынычы зур булу чорында тупыл мамыгы җыелып торган җирләрне, аеруча агач корылмалары янын даими рәвештә чистартып торырга; чүп-чар якмаска; территориядә сулы кисмәк, беренче янгын сүндерү җыелмасы (көрәк, багор, чиләк, янгын сүндергеч һәм башкалар) булган щит урнаштырырга кирәк.

Янгыннарны кисәтү сүндерүгә караганда җиңелрәк булганын онытмагыз! Янгын чыгу очрагы булуга  - 01, кәрәзле телефоннан 112 номерын җыеп хәбәр итегез!

http://zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/tupyl-mamygy-yangyn-chyganagy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев