Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Урдалыда сугыш ветераны һәм тыл хезмәтчәннәренә волонтерлык ярдәме күрсәттеләр

Бөек Җиңүнең 73 еллык бәйрәме уңаеннан авылыбыздагы Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына волонтерлык ярдәме күрсәтү өчен авылның социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре Рушания Сарыймова белән Рузалия Гелметдинова үзләре карый торган әби-бабайларга юнәлделәр.

Алар үзләре белән яшь волонтерлар-мәктәп укучыларын да алдылар.
Хезмәт һәм тыл ветераны, ветеран укытучы, берьялгызы гомер итүче Вәлиева Гамбәрия апаның ишек алларын чүп-чарлардан арындырдылар. Сугыш ветераны Хөснетдинов Касыйм абыйның, тыл ветераннары Ихсанова Рәшидә һәм Рәхимова Мәриям апаларның хәлләрен белеп,аларның йомышларын үтәделәр.

 Бәйрәм белән котлап, һәрберсенең күкрәкләренә Георгий тасмалары
тактылар. Ветераннарның бик күңелләре булды, волонтерларга рәхмәт әйтеп озатып калдылар.

Әлфинур Галимова, Урдалы


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев