Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Урмышлы ветераны сугыштан соң да хезмәттә була, 7 елдан соң гына кайта

Бүгенге көндә районыбыз авылларында исән-сау яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары бармак белән генә санарлык калдылар шул. Аларны тагын да озаграк яшәтәсе килә, алар бит дәһшәтле елларның тере тарихы.


Урмышлы авылының Бөек Ватан сугышы ветераны Миннегата Якупов белән сөйләшергә дип шалтыраткан вакытта, тормыш иптәше Фәһимә апа: “Менә әле тыштан кердек, дөресрәге, бакчадан. Бераз суган утырттык. Без шулай бит, тик тора белмибез. Бабай белән әкрен генә эшләрне караштыргалыйбыз. Соңгы елларда гына маллар асрамый башладык. Аңа кадәр өчәр ат, өчәр сыер тоткан чаклар булды”, - дип сөйләп алды.

Миннегата бабай бүгенге тыныч көннәр өчен шатланып яшәргә кирәк, ди. “Барлык кешегә сәламәтлек телим. Әле шулай җәмәгатем белән сугышлар күрмичә, аяз көннәргә куанып яшәргә булсын”, - дигән теләген җиткерде.

Ул Урмышлы авылында биш балалы гаиләдә икенче бала булып 1927 елда туа. Әйе, күптән түгел, 3 апрельдә 95 яшен билгеләп үтте. Ходай Тәгалә тагын озын гомер бирсен. Авылда 7 классны тәмамлагач, колхоз тайлары көтәргә китә. Аның әтисе ферма кебек бинада тайлар караучы булып эшләгән. 1944 елның октябрендә 17 яшьлек Миннегатаны хәрби хезмәткә алалар. “Безне Бөгелмәдән поезд белән алып киттеләр. Аннары озак кына баргач бер станциядә туктап, мунчада юындык, присяга кабул иттек. Монда безне сугышка әзерләделәр. Йә тревога була, яисә сугыш уеннары кебек өйрәнүләр узабыз. Шулай язга кадәр без монда булдык. Аннары безнең полкны Литва җиренә алып киттеләр. Литвага бик озак бардык”, - дип сөйли ветеран. Монда немецлар торган лагерьга алып киләләр һәм бераз торгач, Вильнюска җәяү алып китәләр. 

-    Нигәдер һаман безне сугышка кертәселәре килмәде, барыбыз да яшьләр, әллә ышанып та бетмәделәр. Җиңү таңын Вильнюста каршы алдык. Әле башта ышанмыйча да тордык. Шулай да куркыныч көннәр бетте дигән сүз түгел иде әле, һөҗүм итүләр булгалап тора. Җәяүле часть (пехота часте) хәзер кирәкми иде, безне бүлгәләделәр, мин саперлар частенә эләктем. Миналар батальонына алдылар һәм без Литва җирләрен миналардан чистарттык. Әлбәттә, башта өйрәнүләр уздык. Шулай без Белоруссиягә барып җиттек, - дип искә төшерә утлы еллар турында.

Белоруссиядә аларның частен Румыниягә алып китәләр. Монда артиллерия частенә алалар. Яшь солдатка төрлесен күрергә туры килгән, төрле һөнәрләргә өйрәнгән. Шулай төрле җирләрдә йөреп, командирлар кушканны төгәл үтәп, үзен бары яхшы яктан гына күрсәтеп, 7 ел узып та китә! Әлбәттә, кайдадыр читтә 7 ел уздыру бүгенге көндә башка сыймаслык хәл булып тоела. Ә безнең Урмышлы солдаты ничек түземле, сабыр булган. Чын батырлык үрнәге бу. 

“1951 елны авылга кайтып төштем. Әтинең мәрхүм булу турындагы хәбәрен хезмәт иткәндә хәбәр иткәннәр иде. Бераз акча эшләп кайту нияте белән Шенталы ягына чыгып киттем. Анда урман хуҗалыгында 3-4 ел эшләргә туры килде. Урмышлыга кайткач, фермада ике ел көтү көттем”, - ди Миннегата бабай.

Мал-туарны яратканын белептер инде, колхоз аны ветеринария буенча укырга җибәрә һәм 1960 елда әлеге һөнәргә алына. 40 елдан артык маллар сәламәтлеге сагында тора ул. 

Хәзер Миннегата бабай тормыш иптәше Фәһимә апа белән 35 ел бергә гомер итәләр. Икесе дә эш яратучан, умарталар да тотканнар, маллар асраганнар. Фәһимә апа – Чирмешән районы, Бәркәтә авылы кызы. Якуповлар гаиләсендә 8 бала, 15 онык, 18 оныкчык – аларның шатлык-куанычы. “Балалар атна саен кайта, ярдәм итәләр. Каршы алып, озатып торабыз. Аллага шөкер, балаларыбыз әйбәт, тәртиплеләр”, - ди Фәһимә апа.

Әлеге гаилә – авылның хөрмәткә ия гаиләсе. Киләчәктә дә аларга сәламәтлек белән яшәргә язсын. Ветеранны Бөек Җиңү көне белән тәбриклибез.

 

Язма тулысынча "Заман сулышы"нда басылды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев