Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Урмышлыдан Хәбибуллиннар гаиләсе «Тарихта без эзлебез» фестиваленең зональ турында катнашты

4 апрельдән әлеге фестивальнең зональ этаплары башланды.

Азнакай Мәдәният йортында узган зональ этапта катнашырга 8 гаилә җыелды. Азнакай, Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Мөслим, Сарман, Чирмешән, Ютазы районнарыннан гаиләләр килде. Алар – фестивальнең муниципаль тур җиңүчеләре.

Лениногорск районын Урмышлы авылыннан Хәбибуллинар гаиләсе тәкъдим итте. Аларның муниципаль турда катнашып, җиңүе турында хәбәр иткән идек.

«Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез» фестивале – шәҗәрәне белү, нәселеңне белү, буыннарны, гаилә традицияләрен онытмауны максат итеп куя.

Фестивальдә гаиләләр үзләренең милли ризыкларын, шәҗәрәне тәкъдим иттеләр, сәхнәдә иҗади номерлар да күрсәттеләр.

Хәбибуллиннар гаиләсе Дипомант исеменә лаек булды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев