Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

В.Д. Шашин исемендәге конференция катнашучылары быел тагын да күп булды

Алтынчы республикакүләм В.Д.Шашин исемендәге фәнни-практик конференция Татарстанның талантлы, оста мәктәп укучыларын, урта һөнәри белем бирү учреждениесе студентларын җыйды.

Лениногорскиның 5нче мәктәбе тарафыннан оештырылып, “Лениногорскнефть” идарәсенең 2нче СПК ярдәме белән үткәрелүче конференция уку елының мөһим бер чарасы булып торды.

Онлайн форматта үткән конференциянең географиясе киң, катнашучылары күп булды. Мәктәпнең сыйныф бүлмәләрендә эш кайнап торды. Эксперт комиссиясе әгъзалары – араларында “Татнефть” җәмгыяте белгечләре дә бар – докладларны тыңлады, сораулар бирде.
Конференция ике этапта үтте. Сайлап алу турына 260тан артык эш кабул ителде, узган ел 167 иде. Яклауга республиканың төрле почмагыннан 122 эш алынды.

5нче мәктәп директоры Галина Новичкова билгеләп үткәнчә, конференциянең беренче вакытларында шәһәргә якын районнар гына килсә, бүген республиканың ерак районнарыннан да катнашалар.

11 секциядә тикшеренү проектлары каралды, алар төрле юнәлештә иде: төгәл һәм табигать фәннәре, әдәбият, экология, төбәкне өйрәнү, этногорафия, татар һәм рус телендә тарих, экономика, информатика, нефть һәм газ ятмаларын эшкәртү һәм эксплуатацияләү.
-    Проект эшләре шулхәтле кызыклы, мавыктыргыч булды, - ди “Лениногорскнефть” идарәсенең бердәм диспетчерлык хезмәтенең идарә пульты операторы Евгения Абдусаламова. – Бигрәк тә истә калганнары арасында Айның кеше сәламәтлегенә һәм үсемлекләр үсешенә тәэсире, һәйкәлләрне тәкъдим итәр өчен QR-код булдыру, совет танкларының кеше тормышында роле кебек эшләр бар. Лениногорскидан ике кыз дин буенча булган сорауларны ачарга тырыштылар. Тема катлаулы, әлбәттә.

ЦДНГ-2 операторы Александр Мазлов нефть техникумы студенты булганда “Техник иҗат. Модельләштерү. Нефть һәм газ ятмаларын эшкәртү һәм эксплуатацияләү” секциясендә катнашкан булган, быел исә – эксперт ролендә.

-    Бөгелмә укучысыныэ эше бик ошады. Ул махсус кушымта ярдәмендә Лениногорск укучысын шәһәрнең күренекле урыннары белән таныштыра. Конференциядә катнашып, фәнни-тикшеренү эше буенча тәҗрибә тупларга мөмкин, - ди ул.

Укучылар бу ккөне теория һәм практиканы бергә кушты,үзләрен төрле һөнәр ияләре итеп күрсәтте. “Конференөия бик кызыклы. Минем эшемнең  объекты - 3D-технология, экскаватор моделен пичәтләү мөмкинлекләре турында сөйләдем. Киләсе елга да катнашырга уйлыйм, - ди Нурлат районыннан Зөлфәт Халморатов.

5нче мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы Руфинә Низамова әдәбият һәм информатика секцияләрендә чыгыш ясады. Аның дусты Элина Габидуллина математика буенча эш тәкъдим итте. Тригонометрия функциясен тормышта куллану буенча тикшеренү эше алып барган.
Конференция нәтиҗәсе буенча 11 җиңүче билгеләнде, 24 призер, 14 лауреат булды. Барлык каинашучылар сертификат һәм киләчәк үсеш өчен көчле импульс алды.

Юлия Могила

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев