Яңа ел, Яңа ел, безне бик... яратмый
2019 елның 1 гыйнварыннан илебездә дистәләрчә яңа закон үз көченә керә. Аларның кайсылары икътисадтагы кыенлыкларны җиңүгә ярдәм итәр, ә кайсылары, киресенчә, яңа “баш авыртулары” гына китереп чыгарыр
Дәүләт Думасы “бүләк”ләре
Депутатлар ел дәвамында яңа законнарны “чүкеп” кенә торды. Әйтик, 2019 елда балык тотучылар өчен яңа кагыйдәләр үз көченә керә. Сулыкларда 5 килограммнан артык балык тотарга ярамый хәзер. Дөрес, бу норма төрле төбәкләрдә – төрлечә. Мәсәлән, Алтай краенда балыкчылар нормасы – 10, ә инде Ханты-Манси автономияле округында бөтенләй дә 30 килога җитәргә мөмкин. Дәүләт бик хәйләкәр: шул рәвешле балыкчыларны илнең көнчыгыш төбәгенә җәлеп итәргә маташа. “Һәвәскәр балыкчылык турында”гы Закон исә ятьмә белән балык тотуны тыя. Тик монда да Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгышның кайбер районнары өчен искәрмәләр каралган. Ни өчен? Чөнки Якутиядә, Ерак Көнчыгышта балык тоту – күңел ачу, ял итүнең бер төре генә түгел. Балыкны анда бөтен гаиләгә бер атнага җитәрлек итеп әзерләп куялар. Бу төбәкләрдә ятьмәдән файдалану да рөхсәт ителә әле. Әмма алар, корал кебек, тамгаланган булырга тиеш.
1 гыйнвардан бөтен илдә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә яңа хезмәткәр пәйда булырга тиеш. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсе белән шөгыльләнәчәк ул. Хөкүмәт әнә шундый хезмәткәр ярдәмендә инвалидларны эшле итүне 50 процентка арттырырга ниятли. Тик биредә барысы да инвалидның хезмәткә ыргылуына түгел, ә эш бирүченең мондый кешене эшкә алу теләгенә бәйле булыр шул...
Депутатлар, контрольлек билгеләреннән (чиплардан) файдаланып, товарларның хәрәкәтен күзәтү һәм аларны тамгалауның бердәм мәгълүмат системасы турында законны хуплады. Хөкүмәт инде 2018 елның апрелендә үк 2019 елда тамгаланачак товарлар исемлеген раслады. Хәзерге вакытта, эксперимент рәвешендә, мех әйберләрне мәҗбүри “чиплау” бурычы кертелде. Шулай ук дарулар, аяк киемен һәм тагын кайбер башка товарларны тамгалау буенча да экспериментлар алып барыла.
Автомобильчеләр өчен дә яңалыклар бар. Машина йөртүчеләргә “1 л канга 0,3 г спирт” дигән кагыйдә гамәлгә керә. Моннан ары хәмер микъдары шул нормадан артып киткәндә генә шоферларга штраф түләргә кирәк, димәк. Куас һәм кефирны курыкмыйча эчеп булачак, дигән сүз.
Машинага техник карау уздыру кагыйдәләренә дә үзгәрешләр кертелә, һәм алар күпләребезгә кагылачак. Хөкүмәт карары проектыннан күренгәнчә, номерлары күгәргән яки үзгәртеп чүкелгән автомобильләр бу процедура аша үтә алмаячак. Транспорт чарасының номерлары (кузовы, двигателе номерлары һ.б.) документларында күрсәтелгәнгә туры килмәгән очракта белгеч техник карау үткәрүдән баш тартачак. Яңалыклар 2019 елның җәеннән үз көченә керергә тиеш.
Бәяләр, бер адым алга!
Өстәмә кыйммәткә салым (НДС), бензин һәм тәмәкегә акцизлар арткан бер мәлдә бәяләре “сикермәгән” товарлар калырмы икән, дип уйлаучыларыбыз байтактыр.
НДС 18дән 20 процентка җитә. Икмәк, ярма, сөт, шикәр һәм социаль әһәмиятле башка товарлардан тыш, барлык әйберне сатуга нәкъ менә шундый күләмдә салым салыначак. Әмма ахыр чиктә барысының да бәясе артачак. Ник дигәндә, әйтик, икмәк ингредиентлары, аны пешерү өчен кулланыла торган электр энергиясе һәм җиһазлар бәясенә әнә шул күтәренке НДС салынган була бит.
Россиядә җитештерелгән азык-төлек бәяләре иң аз күләмдә үсәчәк. Ә инде узган елда арзанайган туклану продуктлары бәясе иң зур “сикереш” ясаячак. Әйтик, бер тавык түшкәсе бәясе уртача 160 сумга, 1 кило шикәр комы – 50-50 сумга җитәчәк, социаль әһәмиятле он сортыннан пешерелгән бер бөтен икмәк бәясе 1-2 сумга артачак.
2019 елның беренче яртыеллыгында Россиядә җитештерелгән сәнәгать товарлары бәясе 4-6 процентка үсәргә мөмкин. Ә инде чит илләрдә эшләнгән көнкүреш техникасы, машиналар һәм башка әйберләрнең 5-10 процентка кыйммәтләнүе бар. Сум курсы төшкән очракта бәяләрнең тагын да ныграк “тешлисе” көн кебек ачык.
Күп нәрсә ягулык бәясенә бәйле булачак. 1 гыйнвардан акцизлар – бензин һәм дизель ягулыгы бәясенә кертелә торган салым 50 процентка арта. Элегрәк мондый карарлар котылгысыз төстә бәяләрнең “сикерүенә” китерә иде. Тик бу юлы Хөкүмәт нефтьчеләргә акцизларның зур өлешен дәүләт бюджетыннан капларга вәгъдә итте. Ә нефть эшкәртү заводлары хуҗалары 31 мартка кадәр күпләп сату бәяләрен арттырмаска сүз бирде. Шуңа күрә, киләсе елның беренче кварталында бензин бәясе әллә ни үсмәячәк, дигән өметтә калабыз.
Тәмәкегә акцизлар 10 процентка үсәчәк. Димәк, алары да кыйммәтләнә. Ә менә хәмергә киләсе елда акциз артмый.
Торак-коммуналь хуҗалыкта нәрсәләр үзгәрә? 2019 елда коммуналь тарифларның 2 тапкыр – гыйнвар һәм июнь айларында “сикерүе” көтелә. Бу өлкәдә ике реформа – чүп һәм төзелеш реформалары башлана.
Чүп реформасы, федераль әһәмияттәге шәһәрләр – Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Севастопольдән тыш, калган барлык төбәкләргә кагыла. Беренче гыйнвардан калдыклар белән башкача эш итә башлаячагыбызга бәйле бу. Квитанциядә тагын бер коммуналь хезмәт – “чүп” хезмәте пәйда булып, аның өчен төбәк операторына түләргә туры киләчәк. Чүп чыгарган өчен түләү торак мәйданыннан чыгып түгел, ә анда теркәлгән кешеләр саныннан чыгып исәпләнәчәк. Тариф күләме бер кешегә уртача йөз сум туры килә. Артыграк булган урыннар да бар.
Тагын бер зур реформа төзелешкә бәйле. Яңа төзелә башлаган йортлардан фатир сатып алучылар акчаларын эскроу-счетка (Россия өчен – яңалык, төзүченең мондый счетка салынган акчаны ничек тотуына банк үзе күз-колак булып тора) салып, төзелешкә акча банклар аша гына биреләчәк. Бер яктан, бу кешеләрне алданган “өлешчеләр” язмышыннан йолып калса, икенче яктан, яңа төзелгән торак бәясенең кыйммәтләнүенә китерергә мөмкин.
Яңалыклар арасыннан мәзәгрәкләре дә бар. Мисалга, 1 марттан Хөкүмәтнең сантехникларны, хастаханәдәгечә, аягына бахила киеп, муенына бейдж асып кына кемнәрнеңдер фатирына бәдрәф-фәләнен төзәтергә килеп керүләрен йөкләгән 331 нче карары үз көченә керә.
Бакчачыга сюрприз бар
1 гыйнвардан 217 нче Федераль закон – бакча законы гамәлгә керә. Аның нигезендә, бакчачыларга (садоводы) өч каттан да биек булмаган йорт төзеп, шунда теркәлергә рөхсәт ителә. Ә менә “огородник”лар үзләренең җир кишәрлегендә техник корылма – сарай, теплица яисә кое гына төзи ала. Анда хәтта такталардан гына җәйге йорт та корып куярга ярамый.
Гыйнвар аеннан башлап, кертемнәрне “тере” акча белән түләү бетерелә: аларны ширкәтнең расчет счетына күчерергә кирәк булачак. Элеккечә кассага алып килеп түләү тыела. Кертем түләүне ике айга кичектергән бакчачыны ширкәттән куып чыгару куркынычы яный. Ә бу аңа кырын сугачак. Чөнки ширкәткә кермәгәннәр элек “коммуналка” өчен генә акчасын чыгарып бирсә, хәзер рәис һәм идарә эше өчен дә, әле тагын өстәмә 6 процент та (салымга ташлама юк) түләячәк.
Самолетка төяп кайт
Чит илдән товар алып кайтырга яки чит илләрнең интернет-кибетеннән товарга заказ бирергә яратучыларны да күңелсезрәк сюрпризлар көтә.
2019 елга кадәр авырлыгы – 50 кг, бәясе 1500 еврога кадәрге товарларны Россиягә чит илләрдән пошлинасыз гына кертергә була иде. Әмма Хөкүмәт, “күләгәдәге” импорт белән шөгыльләнүче алыпсатарларга хәрәм юл дип исәпләп, аны ябарга булган. Хәзер инде товар бәясе 500 евродан, авырлыгы 25 килограммнан артуга, таможняга түләргә туры киләчәк. Бәясе биш йөз еврога гына сыешмаган товарлар өчен пошлина бәясе 30 процент тәшкил итәчәк, ә һәр артык кило өчен 4әр евро түләргә кирәк булачак.
Шулай ук бер ай эчендә чит илләрнең интернет-кибетләреннән пошлина түләмичә генә товар сатып алу күләмнәре дә киметелә (бәясе – 500 еврога, авырлыгы – 31 килограммга кадәр.
Шул ук вакытта товарларны самолетта пошлина түләмичә генә алып кайту нормасы (бәясе –10 мең еврога, авырлыгы – 50 кг кадәр) үзгәрешсез кала. Монысы очкыч пассажирларының коммерция йөген шәхси йөк кебек җиңел генә йөртә алмаулары, шулай ук авиалинияләрдә контрольлекнең кырысрак булуы белән аңлатыла.
Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=24302
Фото: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев