Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Якташ язучы Рәмзия Габделхакова тәрҗемә иткән шигырь

Кадер киче Кадер киче. Вакыт тынып калган. Нур түгелә җиргә алтын айдан. Аллаһыга мәдхияләр ява Күккә баккан биек манарадан. Кадер киче. Ак чалмалы таулар Оеп төбәлгәннәр төпсез күккә. Тик җан тояр җылы сер тирбәлә Көмеш нурга чумган чиксезлектә. Бәллүр булып чыңлый куе һава, Күпме дога сеңгән куенына. Азан моңы җирне...

Кадер киче

Кадер киче. Вакыт тынып калган.
Нур түгелә җиргә алтын айдан.
Аллаһыга мәдхияләр ява
Күккә баккан биек манарадан.

Кадер киче. Ак чалмалы таулар
Оеп төбәлгәннәр төпсез күккә.
Тик җан тояр җылы сер тирбәлә
Көмеш нурга чумган чиксезлектә.

Бәллүр булып чыңлый куе һава,
Күпме дога сеңгән куенына.
Азан моңы җирне төрә назга,
Рәхәтлеккә чумган бөтен дөнья.

Кадер киче. Юмарт фәрештәләр
Юаталар сыйпап һәр күңелне.
Йөрәкләрдән өмет-теләк саркый:
Аллаһыбыз!
Рәхим-шәфкатеңнән,
Рәхмәтеңнән ташламачы безне!
(И. Буниннан Рәмзия Габделхакова тәрҗемәсе)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев