Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

"Якты йөзле кадерле укытучылар бүген дә күңелдә..." Бәйрәм уңаеннан сораштыру

Укытучы! Һәркемнең иң матур хатирәләр нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Район һәм шәһәрдә яшәүче берничә кеше истәлекләре белән уртаклашты.


Рәмзия Габделхакова, язучы: 
-Минем мәктәп елларым совет заманына туры килде. Безне үз фәннәрен генә түгел, уз һөнәрләрен Һәм балаларны да яраткан бик көчле намуслы укытучылар укытты. Алар безнең өчен үрнәк иде. Тәрбияне, туган илгә мәхәббәтне китаптан укып түгел, үзләренең тормыш рәвеше белән куңелгә сендерделәр. Без үзебезнен туган телдә белем алдык. Бернинди кысу булмады.  Мәктәпне тәмамлаганга инде кырык елдан артык вакыт үткән, ә якты йөзле кадерле укытучыларым бүген дә күңелдә. Мин аларны олы рәхмәт хисләре белән искә алам.
 


Рафаэль Сираев, Тимәш авыл җирлеге башлыгы:
-Мәктәптә укыган елларымны бүгенгедәй хәтерлим. 1972-1982 елларда Тимәш мәктәбендә белем алдым. Сыйныфта без егерме тугыз бала идек. Беренче укытучыбыз Валентина Тимофеева булды. Әле ул бүген дә исән-сау, аралашып торабыз.  Минем уйлавымча, күп нәрсә беренче укытучыдан тора. Аның укуга кызысыну уятуы, тәртипле булырга өндәве - барысы да күңелгә кечкенәдән сеңеп кала. Кеше нинди генә үрләр яуласа да, ул гомер буе беренче укытучысына рәхмәтле булып кала. Белем бирү өлкәсендә армый-талмый эшләгән барлык укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм,  исәнлек- саулык һәм уңышлар теләп калам!

 

Гөлүсә Фарукшина, пенсионер:
-Мәктәп еллары, әлбәттә, һәркем өчен иң кызык, иң эчкерсез вакытлар. Җиденче сыйныфка кадәр Урмышлы мәктәбендә, ә өлкән сыйныфларны Ивановка авылына йөреп укыдык.
Беренче сыйныфка баруымны бик түземсезләнеп көткәнем әле дә күз алдымда. Безне иртән иртүк сап-сары күлмәк кигән бик чибәр апа каршы алды. Ул әле генә укуын бетергән япь-яшь кыз иде. Гөлйөзем апабызны бик яраттык. Ул да безнең белән укытучы буларак беренче адымнарын ясады. Бүген көндә ул исән-сау, Әлмәт шәһәрендә яши, дип беләм. Үзен бик күрәсе килә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң еггерме  ел узгач, 1984 елда, сыйныфташлар белән очрашкан идек. Бик истәлекле һәм кызык очрашу булды. Хәзер безне укыткан укытучылар күбесе мәрхүм. Киткәннәрнең урыннары оҗмахта булсын, исәннәргә саулыклы озын гомер телим.
 


Рафаэль Әхмәтҗанов,  Николай Кудашев исемендәге балалар музыка мәктәбе директоры:
-Укытучы, педагог- олы исем! Безгә белем биргән укытучыларны, педагогларны һәрвакыт җылы итеп искә алабыз. Казан шәһәрендә югары йортында белем алган хөрмәтле кураторыбыз  Фәридә Салитованы искә алып үтәсем килә. Ул минем  күңелдә якты эз калдырды. Форсаттан файдаланып, аңа һәм Җир йөзендәге барлык  укытучыларга  тазалык-байлык, иҗади уңышлар телисем килә.
Үзем дә педагог буларак, укытучы һәрвакыт тормыш белән кызыксынып, замана белән атларга тиеш, дип уйлым.  Укытучы – ул киң кырлы белгеч.  Моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, үз-үзеңне үстерәм дисәң,  программалар, грантларда катнашырга була. Уңышлар сезгә, хөрмәтле укытучылар.


Сорашты: Зилә Мөдәррисова

фото:yandex.ru/images

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев