Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Иске Куак авылның җирлек башлыгына карата хөкем карары чыгарыла

Бүген, 22 апрельдә, Лениногорск судында Иске Куак авыл җирлеге башлыгы, 58 яшьлек Йосып Вәлиуллинга карата кузгатылган эш буенча суд карары чыгарылырга тиеш. Биш бала һәм аларның әниләренең гомерен өзгән янгын 9 гыйнварда булган иде. Янгында үлгән балаларның иң кечкенәсенә әле бер яшь тә тулмаган, биш бала да 10 яшьтән кечерәк...

Бүген, 22 апрельдә, Лениногорск судында Иске Куак авыл җирлеге башлыгы, 58 яшьлек Йосып Вәлиуллинга карата кузгатылган эш буенча суд карары чыгарылырга тиеш.


Биш бала һәм аларның әниләренең гомерен өзгән янгын 9 гыйнварда булган иде.

Янгында үлгән балаларның иң кечкенәсенә әле бер яшь тә тулмаган, биш бала да 10 яшьтән кечерәк иде. Янгында аларның 27 яшьлек әниләре дә үлде.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, авыл җирлеге башлыгы күп балалы гаилә яшәгән йортка газ бирүнең туктатылуын, шул сәбәпле электр җылыту җиһазлары файдаланылуын белгән. Әмма булышу өчен чара күрмәгән. Авыл җирлеге башлыгы ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеменә китергән гамьсезлектә гаепләнелә. "Авыл җирлеге башлыгы буларак җаваплылык тотам. Әлеге гаиләне күзәтеп бетерә алмадым. Үз гаебем барлыгын тоям, фаҗиганы бик авыр кичерәм", - дигән иде авыл башлыгы тикшерү эше барышында.

Суд карарын беренче утырышта ук чыгарырга тиешләр.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев