Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Зәй-Каратай мәктәбенең яшь инспекторлар командасы җиңүче булды, Куакбаш командасы призлы урында

Балалар иҗат йортында “Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отряды” муниципаль слеты узды.

Слетта Лениногорск муниципаль районының белем бирү оешмаларыннан 17 ЮИД отрядлары командасы катнашты.  Слет барышында командалар визит карточкасы тәкъдим итте, алар монда иҗади сәләтләрен күрсәтте.

Икенче өлештә юл кагыйдәләре буенча конкурста катнаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр һәм флешмоб булды.

Соңыннан нәтиҗәләр чыгардылар.  Беренчелекне ике команда алды. 8нче мәктәпнең яшь инспекторлары командасы һәм Зәй-Каратай мәктәбенең яшь инспекторлары.

Куакбаш мәктәбенең юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары слетта  “Визитка команды ЮИД” иҗади конкурста призлы урын алды.
Лениногорск “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенең профилактика бүлеге җитәкчесе Зөлфия Рахманова катнашучыларга рәхмәт әйтте, истәлекле бүләкләр тапшырды.

фотолар: мәктәптән

Розалия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юид слетЮИД яшь инспекторлар