Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Зеленая Роща авылында алмагач чәчәк аткан

Алмагач чәчәк ата августның унында, ди хуҗабикә үзе.

Зеленая Рощадан күптәнге дустыбыз, подписчигыбыз, безнең белән хәбәрләшеп торучы Әлфия апа Хафизова табигать могҗизасы турында хәбәр итте. Аларның алмагачы август аенда чәчәк аткан!

Хуҗабикә үзе бу хакта болай ди:

— Хәтерлисездер, май аенда, алмагачлар чәчәккә бөреләнгән вакытта безнең авылда нык салкыннар булды, чәчәк атарга өлгергәннәренең дә чәчәкләре кыш көне кебек туңган иде, шулай ук җимеш агачларын да кырау сукты. Менә бу агачыбыз май аенда чәчәк ата алмаганлыктан, чәчәкләрен хәзер чыгарырга булгандыр. Көннәр дә җылы тора бит, — ди Әлфия Хафизова.

Алмагач агачы яшь түгел. Әлфия ханым әйтүенчә, алмасы бик тәмле, иртә өлгерә торган сорт. «Мондый күренешне  - августта чәчәк атуны күргән юк иде әле. Карап карыйк, алга таба нәрсә булыр», — ди ул.

фото: Әлфия Хафизова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев