Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Зәй-Каратайда яшәүче Чәчкә апа Гәрәева 90 яшен каршы алды

Зәй-Каратай авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Чәчкә Ибраһим кызы Гәрәева шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен каршы алды.


Чәчкә апа – атаклы Туйкиннар нәселеннән ул. Гомер буе туган авылы – Зәй-Каратайда гомер кичергән, эшләгән, бүгенге көндә авылның хөрмәтле кешесе. Әтисе мәгариф өлкәсендә хезмәт иткән, укытучы булып эшләгән, әнисе колхозда көч куйган. Сугыш вакытында әтиләрен хәрби заводка эшкә җибәргәннәр.

 Чәчкә апа 1954 елда Зәй-Каратай мәктәбенә эшкә килә. Биредә канцелярия эшләре башкаручы, озайтылган көн группасында, аннан китапханәдә дә эшли. 1982 елга кадәр мәктәп тормышында кайный.

Гәрәевлар гаиләсендә ике малай үскән. Хәзерге вакытта бер улы – авылда, икенчесе – Себердә тора. Чәчкә апа олы яшьтә булса да, аллага шөкер, мөстәкыйль рәвештә әкрен генә тормыш итә ала. Ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар булып яши, кроссвордлар чишәргә ярата. Аның янына атнага берничә мәртәбә социаль хезмәткәр Фәридә Шарюкова килә. “Чәчкә апа янында мин 10 елдан артык. Ул  ачык йөзле, мәрхәмәтле”, - ди Фәридә ханым.


Чәчкә Ибраһим кызы үзенең 90 яшен туганнары, якыннары янәшәсендә каршы алды. Авыл башлыгы Миләүшә Идиятова Россия Президенты В. Путинның котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Мәктәп администрациясе дә бүләк белән Мактау грамотасы бирде. Бу көнне Чәчкә апага иң якты, иң изге теләкләр теләп, котлап, бергәләшеп, түгәрәк табын янында утырдылар, узган елларны искә төшерделәр.

 

Тулырак "Заман сулышы" газетында җомга санында укырсыз

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев