Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Айгөл Бариева мәрхүм иренең туган көненә соңгы бүләген әзерләгән

Тормыш дәвам иткән кебек…

 

Айгөл Бариеваның тормыш иптәше Линар Юсиповның мәрхүм булганына инде 5 ай вакыт узып киткән.

Җырчы иренең туган көненә багышлап оештырган концертында аңа үзенең соңгы бүләген – яңа җырына клип тәкъдим итәчәк. Җырчы клипның өзеген Телеграм каналына куйган, дип яза Интертат.

«5 ай синсез… 5 ай синсез уянам, синсез ятам... 5 ай синсез сулыйм....

Тормыш дәвам иткән кебек… Шулай ук йөрим, елмаям, аралашам, сөйләшәм, эшлим, алга атлыйм, яшим кебек...

Ләкин минем өчен бар да үзгә… Башка планетада яшим мин хәзер. Җир белән күк арасындагы бер планетада...

Ә бу – минем сиңа соңгы бүләгем.14 декабрьдә, синең туган көнеңдә, концертта син аны тулаем күрә алачаксың...

Чөнки син дә безнең белән булачаксың, мин беләм», – дип яза ул.

 

 http://agryz-rt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев