Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Артур Минһаҗев: «Кызым тугач үзгәрдем…»

Әти-әнисе өчен ул – таяныч, хәләл җефете өчен – ышанычлы ир, балалары өчен –яраткан әти, ә тамашачысы өчен – җырчы Артур Минһаҗев.

 

Тормышта үз урынын тапкан, әйткән сүзенә һәрвакыт тугры калучы әңгәмәдәшебез белән бик шатланып очраштык һәм барлык сорауларга ихлас җаваплар ишеттек. Бәхетле булам дисәң, гаиләңне, эшеңне, тормышны ярат икән.

- Үз мәхәббәтегезне кайда очраттыгыз? Бу эшне сез дә шулай капылт һәм тиз тоттыгызмы?  

– Минем Луиза белән танышуым язмышыма язылган булгандыр, күрәсең. Туганыма кунакка баргач, кулыма фотоальбом алдым. Бер фотода ул ике кыз уртасында утыра иде. Туганыма: «Болар кемнәр, син кайсысы белән йөрисең?» – дип, сораулар яудыра башладым. Луиза исемлесе исеме белән дә, үзе дә гаҗәп якын кебек тоелды. Шул мизгелдә үк күңелгә гыйшыклык кереп оялады. Аның фотода нинди күлмәктән булуына кадәр исемдә калган. Күрәсең, күз төшкәндә барысы да мөһимдер – киенүе, чәч тарашы. Без, ир-егетләр, башта шуларына күз ташлыйбыз. Бу фотоны күреп, исемдә калдыруым – очраклылык түгел, язмыш юравы. Шулай булмаса, ничек итеп Бәрәңге егете Азнакай районының Актүбә кызы белән танышырга тиеш?  

Беренче тапкыр очрашканда, Луиза – өченче, ә мин беренче курста укый идек. Безнең институтта татарча хор эшләде. Луиза шул хорның старостасы иде. Бу юлы күзем Луизаның тыйнак, соры күлмәгенә төшсә, ул минем пөхтә киенүемә, ап-ак футболкадан булуыма, озын буема игътибар иткән икән. Мондый егетнең хорга килгәне юк иде, дип сокланганын да яшермәде үзе. Луиза, институтны тәмамлагач, шунда эшләргә калды. Ул укытты, безнең вокаль ансамблен җитәкләде, группабызның кураторы булды. Бергәләп чараларда катнаша, очраша башладык. Өч ел очрашканнан соң, мин 5 нче курста укыганда, без өйләнештек. Актүбәгә кызның кулын сорарга баруларыбыз әле дә онытылырлык түгел. Ул вакытта минем машинам юк, дустым Радик машинасы белән киттек. Юл шулкадәр озын тоелды, барып кына җитеп булмый бит. Ноябрь ае. Күз ачып булмаслык буран котыра. Менә шулай, Луизаны яулау җиңел булмады, бураннар аша узарга туры килде. Үзебезне чак кына Казахстан якларына борып җибәрмәделәр. Әти инде бик аптырагач: «Улым, кызны якынрактан эзләп булмый идеме?» – дип шаяртып та куйды. Әлмәткә килеп җиттек, бер заправка янында тукталдык. Кичке 8 ләр булгандыр. Ул чакта навигатор юк, машиналар аз. Әти бер абзыйдан: «Актүбәгә юл каян китә?» – дип сорады.«О, Актүбә бик ерак әле, ул бит Казахстанда», – ди бу. «Юк инде Азнакай Актүбәсе кирәк безгә», – дибез, Луиза сызып биргән схеманы күрсәтеп.   Шулай кавышып, ерак елларга планнар кормый гына парлы тормыш белән яши башладык. Тулай торак бүлмәсендә яшәгән гомер бик матур еллар булып истә калган. Улыбыз Данил җиде яшькә кадәр тулай торакның озын коридорларында чабып үсте. Шуңа күрәдер, ул җиңел аралашучан, кешеләр белән бик тиз уртак тел таба. Улымның һәркемне үзенә тартып торучы сөйкемле сөяге бар. Ә кызыбыз Диана үз йортыбыз белән яши башлагач туды. Аның дөньяга килүе минем дөньямны да үзгәртте. Холкы белән ул абыйсына бөтенләй охшамаган. Аңа өч яшь тулгач, беренче тапкыр Мисырга сәяхәткә бардык. Ялыбыз ял булмады, Казанга кайтасым килә дип аптыратып бетерде. Ул балачактан, иптәшләре белән күрешүгә караганда, өйдә торуны яратарак төшә. Имбир исемле эте, попугае, песие бар – шулар белән мәш килә. Без аны түгел, яхшы мәгънәдә ул безне тәрбияли дисәк тә ялгыш булмас. Бервакыт Луиза авырып киткәч, зур чара алдыннан аңардан авыру йокса, башкарып чыга алмам, дигән шик белән аерым бүлмәгә ятмакчы идем. Шуны ишеткән кызым бүлмәсеннән атылып чыкмасынмы: «Әти, әни авырый бит. Аны карарга, дәваларга кирәк. Ник өйләндең соң, әнине кадерләмәгәч?» – ди бу. Шаклар каттык. Сабый булса да, акыллы фикер йөртә бит бу! Шуннан соң, мин бер сүз эндәшмичә, йокса йогар дип, хатыным янына кереп яттым.

  –Минһаҗевлар гаиләсендә нинди гаилә традицияләре бар?  

– Без ял көннәрен бергә үткәрергә бик яратабыз. Пандемия вакытларында гаиләбез белән көн дә бергә булдык. Шушы чикләүләр чорында күп гаиләләр әрләшеп, аерылышып беткәннәр, ә безнең өчен ул ачыш булды, юкса минем гел эштән, гастрольдән кайтып кергән дә юк. Без бергәлекнең рәхәтен тойдык. Төрле өстәл уеннарын уйнадык. Балалар белән көн саен яңа тәмле ризыклар әзерләдек. Мин икенче катта студия ясадым. Шунда җырладык, биедек, кызыклы видеолар төшердек. Бу чир, бер яктан, начар булса, икенче яктан, ул безгә тормышның кадерен белергә, бер-беребезгә игътибарлырак булырга кирәклекне искәртте. Без тагы да якынайдык. Ул чорда үзем бик каты авырсам да, өйдә генә дәваландым, Луиза мине бик тәрбияләде, дәвалады, уколлар ясады. Авыруны бергәләп җиңдек. Хатыным белән икәү көн дә сулыш гимнастикалары, төрле күнегүләр ясадык. Һәр кичне кәефне, күңелне күтәрә торган позитив кинофильмнар карадык. Безнең иртәнге ашыбыз ук бер матур традициягә корылган. Бер-беребезгә ягымлы итеп хәерле иртәләр теләгәннән соң, Данил үз бүлмәсендә спорт белән шөгыльләнә, Диана эте белән мәш килә, мин попугайны ашатам, Луиза йога белән мавыга. Аннан барыбыз бергәләп өстәл янына җыелабыз да көнлек план корабыз. Ял көннәрендә, әти-әниләр янында булып, туганнарның хәлен белеп кайтырга тырышабыз. Ышанасызмы, гаиләбездәге татулык ул – безнең яшәү рәвешебез. Ачуланышу, үпкәләшү дигән ямьсез күренешләр юк бездә. Сәбәбе дә юк, мин, беренчедән, үзем әйбәт кеше (көлә). Әгәр дә мин өйгә соңга калып кайтасы булсам, кызым миңа: «Әти, син кайда, кайчан кайтасың, мин син кайтмыйча йокларга ятмыйм», – дип шалтырата башлый. Аның шул гадәтләренә карап: «Ирең синнән уңачак, кызым», – дип шаяртышабыз. Гаиләдә шаярышып, бер-беребез белән уйнап-көлеп сөйләшү, позитив аралашу – гаилә бәхетенең төп рецепты, минемчә.  

– Балаларыгыз да Сезнең кебек иҗат юлыннан барамы?  

–Кызым гаҗәп матур тавышлы, оста бии. Гәүдәсе бик тә нәфис, сыгылмалы. Үз кызымны мактап әйтмим, иҗат кешесе буларак бәялим, аннан бик сәләтле биюче чыгар иде. Вознесение бистәсендә Мәдәният йорты директоры булып эшләгәндә, кызым халык биюе түгәрәгенә йөргән иде. Ә мин спорт-бал биюләренә мөкиббән кеше һәм кызымның шул биюгә өйрәнүен теләдем. Диана, фикеремә колак салып, халык биюеннән бал биюенә күчте. Ул хәзерге вакытта «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә спорт-бал биюе белән шөгыльләнә. Минем юбилей концертымда да биеде. Кызыбыз, вокал дәресләренә йөреп, конкурсларда катнаша. Аның күңеле – гел җырда, хәтта мәктәптә дә тәнәфес вакытларын җырлап уздыра икән.   Данил улым да – иҗат кешесе. Ул аранжировкалар ясый, җырлар яза, клиплар төшерә, роликлар ясый, тавыш операторы юнәлеше буенча да уңышлары бар. Аны шулай ук беркем өйрәтмәде, үзлегеннән өйрәнде. Улыбыз, бер ел армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, Россия гадел хөкем академиясе көллиятенә укырга керде. Бүгенге көндә ул анда читтән торып укуын дәвам итә һәм параллель рәвештә Казан мәдәният институтының кино һәм телевидение бүлегендә белем ала.

–Сез таләпчән әти, димәк? Ә хатыныгызга карата нинди мөгамәләдә?  

– Миңа дуслар, танышлар син шундый әйбәт, йомшак диләр. Тик үзем алай димәс идем, миндә катгыйлык, таләпчәнлек җитәрлек. Өстәлгә дә сукмыйм, тавыш та күтәрмим, бары караш кына ташлыйм һәм барысы да ни әйтергә теләгәнемне аңлый. Нәрсәнедер кычкырып аңлатырга тырышуның мәгънәсен күрмим. Яшермим, минемчә булганны яратам, кайсыдыр урында йомшаграк, ә кирәк дип санаган вакытта үз сүземне катырак та әйтәм. Улым армиядән кайткач, дустан дуска йөреп, төнлә соңга калып кайта башлады. «Мин инде олы, армиядә хезмәт иттем, миңа ярый», – ди бу миңа беркөнне. «Данил улым, мин исән-сау булганда, вакытыңны бушка сарыф итмә, төнге тормыш алып баруның мәгънәсе юк, дип әйтәчәкмен сиңа», – дидем. Ир-ат буларак аны аңлыйм, үземнең дә яшьлегем булды бит. Ләкин вакытны бушка әрәм итәргә һич ярамый. Яшьлек бер генә бирелә, матур, тәртипле итеп кенә йөрсеннәр. Дуслары, аралаша торган иптәшләре яхшы, ул яктан күңелебез тыныч.   Гаилә тормышын башлап җибәргәндә, Луизага да җиңел булмагандыр минем белән яшәү. Яшьлек белән гаилә кадерен аңлап та җиткермәгәнмендер. Минем өчен ул вакытта беренче урында эш, студия, мин эшләгән төркем («Казан егетләре») булды. Кызым туганчыга хәтле мин әзрәк, яхшы мәгънәдә, шалапай идем. Төркемдә эшләгән вакытта башым белән эшкә бирелдем, иҗат эше белән яндым, күп вакытымны студияләрдә, гастрольләрдә үткәрдем. Ә кызым тугач, без үз йортыбызга күчтек һәм тормышыбыз икенче төсмер алды. Бу минем тормышка карашымны, үз-үземне тотышымны бик нык үзгәртте. Ул чакта үзебезнең йортны булдыру хыялда да юк иде. Акчаның юк чагы бит. Әти-әниләребез хәлләреннән килгәнчә ярдәм күрсәтте. Алай да, кинәт кенә бәяләр күтәрелеп китү сәбәпле, фатир сатып ала алмый калдык. Җыелган акчага машина алырга карар кылгач, якыннар, машинада яшәячәксезме, дип ачулансалар да, хатыным минем белән килеште. Калган акчага җир кишәрлеге алуыбыз да вакытлы булды. Шунда әкренләп йорт төзедек. Луиза белән егерме биш елдан артык кулга-кул тотышып, иңгә-иң куеп гомер кичерәбез. Безнең гаиләдә тигез хокуклылык. Хатын-кыз эше бу, ир-ат эше түгел дигән бүленешләр юк. Мин бер-берсенә салынуны әти-әнидән күреп үсмәдем. Кирәк булса, бик тәмле итеп аш та пешерә алам, сирәк булса да, ялт иттереп идәнне дә сөртеп ала алам. Моны ир кеше өчен кимчелек дип тапмыйм, киресенчә, физкультура дип кенә саныйм. Минем өем бит ул, җәмәгатемә булышуның ни ояты бар? Данил тугач, бала чүпрәкләрен дә юдым. Беләсезме, бәхетнең тәме нәрсәдә? Бәхет ул – балаңның чүпрәген юудан да, вакытыңны гаиләңә багышлаудан да, хатыныңа булышудан рәхәтлек алуда икән. Шуның шикелле үк, хатын иренең күлмәген чын күңелдән яратып үтүкли икән, бу да – бәхетнең бер чагылышы.

 

Таңсылу Габидуллина

https://matbugat.ru/news/?id=37108

Фото https://vk.com/artur_marat алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: казан егетлэре артур мингазов