Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Азат Фазлыев: “Сабантуйларның кадере юк”

Бу көннәрдә Бөгелмә һәм Биектау районнарында Сабантуй мәйданнарын "кыздырып" йөргән Азат Фазлыев милли бәйрәмебезне үткәрү буенча үз фикере белән уртаклашырга булган. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә шушындый пост урнаштырган:

"Хәзер Сабантуйлар бик матур уза, тик ни өчендер алар безнең бала чактагы бәйрәмгә охшамаган. Хәзер аның ничектер кадере дә юк кебек. Элек бит без ничә көн калганын санап, бәйрәмгә тиен-тиен акча җыеп, түземсезлек белән көтеп ала идек. Ат арбасына төялеп, Сабантуй урынына бара идек... Анысы үзе бер зур сәяхәт иде... 

Сезнең якта кичке уеннар була идеме? Бездә клуб каршында иде ул. Кич, Сабантуйдан кайткач, өй алдында башта шашлык пешерә идек. Окорачкадан (шул итнең килограммы 35 сум булганы әле дә хәтердә). Шашлыкны елга бер ашый идек элек – Сабантуй көнне. Кыяр-помидорны да, бакчада өлгергәнче, башта бәйрәмдә татып карый идек. Теплицада үскән яшелчә әллә ни тәмле дә булмагандыр, әмма кыярының исе әле дә борын төбендә.

Үләнгә одеал җәеп, өй алдында... шашлыкны һәр кешегә берәр кисәк өләшеп, янына кетчуп белән суганын салып... пешкән йомырканы әрчеп... Полный бизнес-ланч була иде! Ә десертка – стаканчиктагы туңдырма! Башка төрлесе сатылмый иде дә. Шул гына.

Аннары инде Сабантуйда сатып алынган уенчык пистолет (пулялы яисә су белән ата торган) яки машина белән от души уйный идек. Һәм җәй буена уйнарга уенчык шул иде. Бергәләшеп, туган-тумачалар белән, чыгып китә идек клуб каршына кичке уен карарга... Рәхәт чаклар. Әниле чаклар... Сагынам шул вакытларны!" - дигән Азат Фазлыев.

https://matbugat.ru/news/?id=37181

https://vk.com/alsuazatfazlyeva_official фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев