Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Данир Сабиров: “Первая брачная ночь”ны без туйга кергән акчаны санап уздырдык...»

...Вәт беренче елны талаштык без! Короче, кем кемне бөгә ала (бүгенгә кадәр шул дәвам итә). Беренче талашуны сөйлим хәзер....

“Первая брачная ночь”ны без туйга кергән акчаны санап уздырдык. Ул акчага Миләүшәнең ял итәргә барасы килгән иде, әнисе дә: “Диңгезгә барыгыз”, – диде. Әмма мин, артык экономный кеше буларак: “Бер җиргә дә бармыйбыз, чөнки аннары яшәргә акчабыз калмый”, - дидем.

Нәтиҗәдә: туйдан кергән акчаны без ремонтка тоттык. Миләүшәнең әбисенең 33 квадрат метрлы бер бүлмәле фатиры бар иде. Янәсе, шунда башка чыгабыз дип, ул фатирны ремонтларга булдык. Әле артык кыйммәт булмасын өчен үзем дә ул ремонт эшләрендә подсобник булдым. Бар булган акчага ремонтладык та... әмма ул фатирда яшәмәдек. Әни белән карт әбине ташлап чыгып китмәдек, алар да, безгә ямансу булачак, диделәр.

...Вәт беренче елны талаштык без! Короче, кем кемне бөгә ала (бүгенгә кадәр шул дәвам итә). Беренче талашуны сөйлим хәзер. Миләүшәнең теләге – мин аны көн саен укуга илтергә һәм барып алырга тиеш. Мин: “Матурым, автобуслар йөреп тора, ике аягың бар. Гел йөртә алырмын дип ышандырмыйм”, – дип әйттем. Ну ярар, хотя бы тукталыштан барып алырга тиешмен дип сөйләштек.

Беркөнне Миләүшә: “Укудан кайтырга чыктым, мине Парина тукталышыннан килеп ал”, – дип шалтыратты да, вакытны чамалап, аны каршы алырга чыгып киттем. Тукталышка килдем, көтәм, көтәм, хатын юк. Йөз кат шалтыратканмындыр, трубкасын алмый. 

Әнигә шалтыратам, ул: “Күптән кайтты инде ул, өйдә”, – ди Миләүшәне. Баксаң: мин автобус ишеге ачылуга колач җәеп Миләүшәне каршы алырга тиеш булганмын икән. Автобустан чыгуга мин булмагач, үпкәләп, икенче тыкрыктан кайтып киткән бу. Вәт мин анда психландым! Хатыныма кул күтәргәнем булмады (надеюсь, булмаячак та), но шунда ачуымнан стенага кул белән китереп чәпәгән идем. Нормально талаштык без анда!

Очын-очка ялгап яшибез, акча бөтенләй юк вакытлар да була... Әмма, бернигә карамастан, Миләүшә ул гел чәчәк ярата! Югыйсә, аның әнисенә яисә минем әнигә кулына букет тоттырсаң: “Лучше колбаса алыр идең”, - диләр. Ә менә Миләүшә башка төрле. Аның кәефе булсын өчен мин чәчәк белән аны очындырырга да тиеш бераз. Яши-яши ул чәчәк бирү гадәткә керде инде.

Акча булмаган вакытларда, Миләүшә дә, студент булуына карамастан, эшләде. Урамда листовкалар раздавать итә иде. Аның өчен күп акча да түләмәгәннәрдер, эше дә рәхәт булмагандыр, әмма үзе эшләп алган акчасына бик сөенә иде...

http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/danir-sabirov-pervaya-brachnaya-nochny-bez-tuyga-kergn-akchany-sanap-uzdyrdyk

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев