Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Элвин Грей белән Инзилә бәби көтә?

Татар-башкорт популяр җырчысы Элвин Грей (Радик Юльякшин) фанатлары артистның тиздән әти булачагын фаразлый. Мондый фикерләргә бер фан-группада пәйда булган кызыклы видео этәргән, күрәсең.

Кадрларда Радикның үзе һәм аның хатыны Инзиләне күрергә була.

Интернетчылар видеоролик астындагы күпсанлы комментарийларда кызның йөкле булганга охшавын яза. Кайберәүләр хәтта парның кыз бала көтүен дә әйтә.   

Әмма, "Матбугат.ру" билгеләп үткәнчә, артист үзе дә, Инзилә дә әлегә рәсми белдерүләр ясарга ашыкмый. Видеога карагыз әле, ә сез ничек уйлыйсыз?  

Ничек кенә булмасын, сау-сәламәт булсыннар, калганын вакыт күрсәтер.  

Исегезгә төшерәбез, Инзилә Фәтхетдинова (Юльякшина) тумышы белән Ижаудан, татар милләтеннән.   

Пар 2021 елның сентябрендә Уфада өйләнешкән иде.

https://matbugat.ru/news/?id=37379

https://vk.com/id132478164 фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев