Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Элвин Грей төрмәдә концерт куйган

Башкортстан Башлыгының мәдәният һәм яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча киңәшчесе, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Радик Юлъякшин Уфаның 3нче холык төзәтү колониясендә концерт программасы белән чыгыш ясады.

Мондый бәйрәм чарасы учреждениедә беренче тапкыр булган. Солист һәм музыкант үзе дә беренче тапкыр 500 тамашачы каршындагы мәйданчыкта концерт куйган.

Элвин Грей сәхнәдә концерт программасын тәкъдим итте, аны яңа хитлар белән тулыландырды. Артист хөкем ителүчеләр белән аралашты һәм башкорт, татар һәм урыс телләрендә: «Черноглазая», «Зөбәрҗәт», «Уфтанма», «Роза моя» һәм башка күп кенә танылган хитларны башкарды. Тере башкару, талантлы музыкантлар, профессиональ җиһазлар белән ике сәгатьлек программа берәүне дә битараф калдырмады. Яңгыр һәм салкын һава торышына карамастан, хөкем ителүчеләр бик теләп җырладылар һәм җырчыны алкышладылар.

Хөкем ителүчеләр арасында җырчының иҗатын яратучылар да аз түгел. Әйтик, Алексей үзе дә, хатыны да Радик Юлъякшинның җырларын күптән белә һәм тыңлый: «без Элвин Грей иҗатына гашыйк. Аның җырларын барлык телләрдә дә тыңлыйбыз. Хатыныма шалтыратып, колониядә концерт булачагын әйттем, ул хәтта ышанмады да. Мин әлеге чара өчен учреждение администрациясенә бик рәхмәтле. Ул безгә тагын бер тапкыр килер дип өметләнәм».

Артист өчен һәр концерт бик дулкынландыргыч һәм җаваплы. Радик Юлъякшин беренче тапкыр ир-атлар аудиториясе алдында чыгыш ясавын билгеләп үтте: «иректән мәхрүм итү урыннарында чыгыш ясау идеясе күптән туды инде. Бүген концерт килеп чыкты дип ышанам: без дә, тамашачылар да уңай эмоцияләр алдылар", - диде ул.

Радикка бүләккә колониядә утыручылар үз куллары белән ясалган бик затлы "нарды" бүләк иткән.  

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Элвин Грей төрмәдә концерт куйган

2
X