Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Гүзәл Уразованы кем ярсыткан?

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова социаль челтәрләрдә уйлаганнарын язып чыккан.

"1 июнь, Балаларны халыкара яклау көнендә, балаларны түгел, үзебезне якларга туры килде. Бер гәзит, минем исемне кулланып, үзенә пиар ясау теләге беләнме, мине пычратырга теләпме, статья бастырган. Имеш, татар эстрадасы “сплошной чүп”. Ә, иң беренче чиратта, Гүзәл Уразова - оятсыз! Ике ноталы «Бәлеш» җырын оялмыйча җырлап йөри. Имеш, без аны “Банан” җырыннан алган. Гүзәл Уразова тутыйкош…траляля…

Минем кебек җырчы аркасында башка яхшы җырчылар яхшы җырларын җырлый алмыйлар икән. Тагын нидә гаепләргә нәфесегез җитәр икән? Астан язып утыручы кеше, гафу итегез, исемегезне белмим! Изгелек, яхшылык сезгә кирәк түгел, шулаймы? Ничә мәчет төзелешенә ярдәм итүемне белмиләр бит алар! Сүз уңаеннан, 16 июньдә “Уникс” концертлар залында мәчет төзелүгә өлеш кертә торган концерт була.

Пандемия башлангач, үзебез дә эшсез калган көенә, авырлы идем, мохтаҗ гаиләләргә пакет-пакет ашамлык, кирәк-яраклар ташыдык, нигә язмадыгыз? Мин күптән түгел балалар йортында ике сабыйга әти-әни эзләп йөрдем, нигә язмыйсыз? Әйтимме нигә? Аның өчен сезгә гонорарны күп түләмиләр шул…

... Шаян җыр да булсын, минем тирән мәгънәле җырларым да бихисап! 20 ел эчендә 300гә якын җырым чыкты. Алар арасында акапелла, баян, оркестр, акустик инструментлар белән җырлар бар. Төрле стиль, халык җырлары, фольклор, этно, диско, рок, поп, r&b юнәлешлеләре дә бар. Без Кремльдә концерт бирдек, нигә язмадыгыз? Мин, шушы хакта яңалык чыгарыйк әле, дигәч, миннән 60 мең сум акча сорадылар. Бу ел – 20 еллык юбилей концертын шулай ук Кремльдә уздырачакбыз. Язмагыз! Җавап язмас идем дә, дәшми дигәч тә мине күпме «тешнәргә» була?

Мин җырчы гына түгел, дүрт бала да үстерәм. Кеше тикшерергә вакытым юк. Ә Сез, гафу итегез, кем буласыз? Чын исемегез кем? Әйдәгез, күзгә-күз күрешәбез дә сөйләшәбез? Сүз уңаеннан, мин бу газетада эшләгән бер кешегә шул статьяның ссылкасын сорап язган идем, биш минуттан статьяны сайтларыннан алып аттылар. Пока шул… Дальше посмотрим, кем чыгар икән «окоптан», – дип яза популяр җырчы.

Кемгә кемгә, Гүзәл Уразовага карата язылган бу сүзләр белән без дә килешмибез. Ә сезнең фикер ничегрәк?

https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-06-06/g-z-l-urazovany-kem-yarsytkan-2831446

https://vk.com/hakimovurazova фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гүзәл Уразова