Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Яр Чаллыда Эльмира Сөләйманова истәлегенә концерт куйганнар

Яр Чаллыда Эльмира Сөләйманова истәлегенә узган концертка җырчының якыннары – балалары белән ире Дмитрий, киленнәре Дилүсә һәм башка туганнары килгән булган.

Концертта Алсу – Азат Фазлыевлар, Динә – Рафаэль Латыйповлар, Чәчкә, Ильмира Нәгыймова, Илназ Бах, Илдар Әхмәтов, Илшат Сафин, Әлфинә Әзһәмова, Мурат Гайсин, Дилә Нигъмәтуллина, Руслан Трапезников, Илвира Хамматова, Раяз Фасыйхов һәм башкалар җырлады. Җырчыларның күбесе Эльмира Сөләйманова репертуарыннан җырларны махсус өйрәнгәннәр.

Эльмираның язмышына ике тапкыр «мөһер суккан» чара – ел саен уздырыла торган «Татар җыры» фестивале. Әлеге фестиваль аны халыкка чын артист итеп танытты. Эльмираның китеп баруы да шушы фестиваль көннәренә туры килде. Фестиваль белән бәйле хатирәләрне Динә Латыйпова яңартты:

Бер елны «Татар җыры» алдыннан режиссерлар Эльмираның сәхнәгә киеп чыгачак күлмәген ошатмаганнар. Концерт башланырга нибары 2 сәгать вакыт калган, инде нишләргә? Эльмира бернәрсә дә уйлап тормады: «Мин сез теләгән күлмәкне табам», – диде һәм 2 сәгать эчендә бөтен Казанны айкап, нәкъ менә режиссерлар теләгән күлмәкне табып киде һәм «Татар җыры – 2013» фестивалендә иң матур күлмәктән, иң матур җырын башкарды.

Һәр елны декабрь аенда була торган бу фестиваль аның күңелендә матур хатирәләр белән кабатлана торды. 2005 елның декабрендә ул шушы фестивальдә тәүге адымнарын ясады. Һәм, ни өчендер, кабат декабрь. Язмыш… 2022 елныж 16 декабрендә, «Татар җыры» сәхнәләрдә урын алган көнне, Эльмирабыз безнең белән саубуллашты, – дип сөйләде Динә апа.

Күп еллар Эльмира белән иңгә-иң эшләгән җырчы Илвира Хамматова Эльмираның беркайчан да матди байлыкка табынмавын искәртте.

Кая гына барсак та, нинди генә хәлгә юлыкса да, «үтә ул» дип елмаеп, кеше гайбәте сөйләмичә, сүз таратмыйча, бар кешене үз янәшәсенә туплап яшәгән җырчы булды. Матди чыгымнар таләп итә торган тормышта да Эльмираның акчага карашы үзгә иде. Ул акчага бәйле түгел иде. Башка дөньяда – иҗат дөньясында яшәде, – диде Илвира.

Рамил Галимҗанов белән Эльмира Сөләйманова башкаруындагы «Димәк мин яшим синдә» җыры элек тә күңелләрне айкый торган иде. Гомумән, Эльмира белән Рамилне пар дип санаучылар да күп булды. Тавышлары белән бер-берсенә идеаль туры килеп торган дуэтларга шулай мәхәббәт «тагып» куярга яраталар инде бездә. Бу концертта да иң күп чәчәк бәйләмнәрен, иң күп алкышларны нәкъ менә Рамил Галимҗанов яулады. Бер апа, Рамил икенче куплетны җырлый башлау белән сәхнәгә менеп баскан иде… Җырлап бетергәнче күзен дә алмый Рамилгә карап, кырыенда басып торды – кочаклап-үбеп, рәхмәтләрен әйткәнче төшеп китмәде.

Концертта Эльмираның әнисе Фирдания апа юк иде. Артистларга бәлешләргә кадәр салып алып килгән ул, ләкин үзендә залга үтеп, концертны карарлык көч таба алмаган.

Килде, җаныкаем... Кочаклаштык, елаштык… Чыннан да бик авыр аңа, рәхмәт әйтә дә, тукталып кала, сөйли дә алмый. Аллаһы Тәгалә аңа сабырлыклар насыйп итсен.

Концерт башланыр алдыннан залга балалары белән Эльмираның тормыш иптәше Дмитрий Крапивин үтте. Нәкъ мин утырган рәтнең икенче очына килеп утырдылар алар. Кызы Диана концертны башыннан ахырына кадәр видеога төшереп барды, әбисенә күрсәтергә, үзләренә истәлек итеп сакларгадыр…

Тәнәфестә Дмитрий белән улы Артем янына килеп, сак кына сүз каттым.

Сөйләнгән сүзләрне аңлап бетермәсәм дә, концертны сокланып карыйм… Бүтән башкаручылар аша Эльмираның бөтен җырларын искә төшереп утырам. Тик… биредә утыруы бик авыр… – дип, концерттан хис-тойгылары белән уртаклашты ул.

Дмитрий үзенең дә, балаларның да хәлләре әйбәт булуын, тик, өзелеп, әниләрен сагынуын әйтте.

Балалар әниләрен еш искә төшерә. Артемга барысын да аңлаттык, әнисенең каберенә дә алып бардык. Ләкин Эльмира янына күбрәк кызым Диана белән йөрибез. Балаларны тәрбияләүдә әбиләре бик нык ярдәм итә. Минем әни белән бергә яшибез. Эльмираның әнисе кунакка килеп йөри. Алар ярдәменнән башка булмас иде, – диде ул.

Дмитрий Эльмираны бик еш төшендә күрүен дә әйтте.

Төшләремә керә… Нәкъ менә мондагы кебек, – дип, Эльмираның сәхнә түреннән елмаеп торучы портретына таба ымлады да, күңеле тулып, яшьле күзләрен улына күрсәтмәскә теләгәндәй, читкә борылды ул.

Әлеге мизгелләрдә Артемны да, әтисен дә кысып-кысып кочаклап, ниндидер сүзләр белән юатасым килде. Сүзләрен таба алмадым. И Аллам, ярдәм бир якыннарын югалтканнарга…

"Интертат" сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев