Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Илнат Фәрхуллин: "Әни безне берүзе аякка бастырды"

Татар эстрадасы артисты Илнат Фәрхуллин тумышы белән Саба районы Мамалай авылыннан. Алар гаиләдә биш малай үскән, Илнат – дүртенчесе. Бишенче бертуганы – әнисенең икенче никахтан туган энесе.

– Илнат, балачагың җиңел узмаган икән...

– Җиңел булды дип әйтмәс идем шул. Өченче сыйныфтан колхозда эшләдек, көтү көттек, комбайнда йөрдек. Абыйлар фермада сыер да сауды. Миңа 5 яшь булганда, әти белән әни аерылышты. Әти икенче хатынга өйләнде, алар берникадәр вакыт күрше йортта яшәде. Ул хатынның минем белән бер яшьтә баласы бар иде. Ялгышмасам, исеме Рөстәм бугай. Минем аны хәзер күрәсем килә. Ул бездә үсте, әни аны ашата, юындыра иде. Бездә кунып калган чаклары да булды. Әни шундый киң күңелле кеше, никадәр генә авыр булса да, беркайчан да беркемгә сиздермәде. 

– Әтиең белән аралашып яшәдеңме?

– Әйе. Җиденче сыйныфта укыганда, әти авариягә очрап һәлак булды. Ул вакытта кесә телефоннары сирәк иде әле, әмма миндә бар иде. Сирәк кенә булса да, әти белән шул телефон аша сөйләшеп тордык. Соңгы тапкыр шалтыраткан кешесе мин булганмын. Ә минем “Йолдызлык” фестиваленнән кайтып килүем иде, юлда телефоным тотмаган. Шул шалтыратудан соң, 20 минут узгач, әти вафат булган. 

– Икенче гаиләгә киткәне өчен әтиеңә ачу сакламадыңмы?

– Юк. Язмыш бит бу, шулай язылган булгандыр. Әгәр әни белән бергә калган булса, нәрсә булыр иде? Без ничек үскән булыр идек? Хәзер каршыңда утырып торыр идемме мин? Бер генә күренеш күңелдә калды. Өч тәгәрмәчле велосипед белән урамнан барганда, каршыма теге хатынның улын җилкәсенә утырткан әти очрады. Шул вакытта әти миңа игътибар бирмичә китеп барды. 

– Әниең кияүгә чыктымы?

– 1999 елда. Бишенче бертуганыбыз Айдар – әнинең икенче никахтан туган улы. Әни күп еллар ферма мөдире булып эшләде. Балалар бакчасында да хезмәт куйды. Хәзерге вакытта ул лаеклы ялда.

– Җырлау сәләте сиңа кемнән күчкән?

– Әтидән дә, әнидән дә. Әни гармунда уйнап җырлый. Армиягә солдат озатканда, урам әйләнү гадәте бар бит. Шунда гармунчы исереп калгач, яшьләр еш кына әнине чакыра иде. Әни гармунын тотып, яшьләр белән урам әйләнергә чыгып китә иде. Әни безгә дөрес тәрбия биргән дип уйлыйм. Кырыс булды, безне берүзе аякка бастырды. Беребез дә кеше көлдереп йөрмәде, эшләп үстек. Кешедән ким булмасыннар дип тырышты әни. Авылда видеомагнитофон булганда, бездә әле телевизор да юк иде. Мультфильм карар өчен күршенең карын чистарта идек. Шуннан соң гына безгә ярты сәгать мультфильм карарга рөхсәт бирәләр иде. Быел миңа – 32, әнигә 65 яшь тула, Аллаһы боерса. Әни белән туган көннәребез бер үк көндә – 10 сентябрьдә.

– Укырга керергә кыен булдымы?

– Кайчандыр көрәшеп йөргәч, башта спорт юнәлеше буенча китәргә теләдем. Ләкин соңыннан Казан дәүләт мәдәният институтының вокал бүлегенә укырга керергә булдым. Тик анда миннән 100 мең сум акча сорадылар. 2007 елда 100 мең сум минем өчен миллионга тиң иде. Аннан соң фольклор бүлегенә укырга кердем һәм моңа бик сөендем. Биш ел Айдар Фәйзрахманов ансамблендә эшләдем. Анда эшләү балачак хыялым иде. Башта урын булмау сәбәпле, Айдар абый мине кабул итмәде. Бер ай тирәсе ансамбльгә йөргәннән соң, кинәт бер урын бушады. Бер атна эчендә бөтен репертуарны – җыр-биюләрне өйрәнергә тиеш идем. Ансамбльдә эшләгән еллар армиядә хезмәт итү белән бер иде, чөнки ул чын тормыш мәктәбе булды.

http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/ilnat-frkhullin-ni-bezne-berze-ayakka-bastyrdy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев