Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Индира белән Рөстәм Нәбиевлар бергәләп Эльбрус түбәсенә менгәннәр

Танылган Уфа блогерлары Индира белән Рөстәм Нәбиевлар Россиянең иң биек ноктасы – Эльбрус тавына менгәннәр.

Бу хакта казарма ишетелеп, ике аяксыз калган Рөстәм үзенең социаль челтәрендә хәбәр итте.

«Нәбиевлар гаиләсе Эльбрус тавының түбәсендә. Без моны булдырдык!» – дип язган Рөстәм һәм иң биек ноктага менү мизгелләре белән дә уртаклашкан.

«Түбәгә менеп җитәргә берничә метр. Индирага беренче менәргә юл бирәм, чөнки мин монда 2020 елда инде булдым. «Мин куркам». «Әйдә, әйдә». Мине көтә, миннән башка теләми. Менә без, икәүләп, Эльбрус тавының түбәсендә, 5642 метр биеклектә. Бик арыдык, ләкин моны бергәләп эшли алуыбызга шатбыз», – дип язган Рөстәм видеода.

Рөстәмнең сторизларыннан күренгәнчә, алар штурмга 23:00 сәгатьтә кузгалганнар. «Иртәгә элемтәгә чыгарбыз», – дип язган булган Рөстәм. Берничә сәгать элек таудан төшүләрен дә хәбәр итеп, Индира белән төшкән фотосын керткән.


Чыганак: https://intertat.tatar

Фото: © Рөстәм Нәбиевнең социаль челтәре
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев