Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә: «Апаның һәйкәле безгә ошый, начар сүз әйтмәгез!»

Хәбәрчебез Хәния Фәрхи һәйкәленә бәйле күп фикерләрне укыганнан соң җырчының туган ягындагы музеена шалтыратты.

Башкортстанның Тәтешле районы Югары Тәтешле авылында күренекле татар җырчысы Хәния Фәрхигә һәйкәл куелды. Ул 30 майда – Хәния Фәрхинең туган көнендә, аңа 62 яшь тулган көндә тантаналы рәвештә ачылды. Янәшәдә генә, Балалар иҗат йортында муниципаль туган як музее урнашкан. Аның бер залы – Хәния Фәрхи экспозициясе.

Һәйкәлнең фоторәсемнәре интернетта таралгач, бик күп ризасызлыклар барлыкка килде. Бу ризасызлык нәкъ менә әлеге һәйкәлгә генә түгел, аның авторы Халит Галиуллинның Уфадагы күп кенә арт-объектларына мөнәсәбәт иде булса кирәк.

Халкыбыз тарафыннан зурланган күренекле шәхесләребезне халык байлыгы, халкыбызның рухи милке дип атый алабыздыр. Шәхесләребезне зурлап, аларның исемнәрен мәңгеләштереп, мемориаль такталар ачабыз, һәйкәлләр куябыз икән – болар халык өчен. «Аның үзенә хәзер догадан башка бернәрсә дә кирәкми. Әмма һәйкәл - искә алуның бер юлы. Туганнары тырышкан дип мактарга гына кирәк», – диде әлеге тантанада катнашкан танылган җырчы Фән Вәлиәхмәтов.

Югары Тәтешле Туган як тарихы муниципаль музее директоры Айсылу Шәрифьянова: «Халык һәйкәлне бик яратып кабул итте. Ноябрь аенда – әнисе дә исән булгач, Әниләр көненә туры китереп, Хәния Фәрхинең музее да ачылды. Ул - безнең музейның аерым экспозицион залы, без аны «Хәния Фәрхи музее» дибез. Кеше бик күп йөри. Хәния апаны яраткан кешеләр әллә кайлардан киләләр. Күрше регионнардан да – Татарстаннан, Пермь краеннан килүчеләр күп.

Һәйкәлне халык көтеп алды. Бик матур итеп ачтык. Башкортстан мәдәният министры урынбасары Гөлдәр Хәмитова, Айдар Галимов, Фән Вәлиәхмәтов, Татарстаннан да җырчылар килде. Көне буе бәйрәм булды, бик күп кеше музейга керде.

................................................

Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина: «Мин һәйкәлне бик яратып кабул иттем. Ә нигә без канәгать булмаска тиеш?! Хәния апа кайтып баскан кебек бит. Авыр инде, һәйкәлне бастыргач та ике көн чирләдем. Ул бит миңа чит кеше түгел, җанымның бер кыйпылчыгы. Матур языгыз яме, әшәке сүзләрдән бик туйдым. Начар комментарийлар мине бик борчый, үзәгем өзелә. Татарстаннан да язалар, кешенең килмәгән, күрмәгән килеш нидер язып ятуына бик ачуым килә. Кичә эштән кайтканда һәйкәл янында күпме кеше басып тора иде, бүген иртә таңнан килгәннәр, «Хәниякәем» дип матур итеп карап торалар. Килгән берсе чәчәк куеп китә. Халыкның өзелгәне юк. Килгән берсе музейга да керә. Хәния апа музеена бер кергән кеше музейның башка залларына да үтә. Безнең нык бай музей бит, бер кергән кеше район тарихын да белеп чыгып китә.

Скульпторларны администрация тапты. Сын ясалганда алар белән аралашып тордык. Тәнкыйтьләүчеләр барысын да аңлап бетерми. Иягендәге чокырлары, тешләре… Барысы да дөрес ясалган. Скульптор Халит абый татар егете бит ул! Ничек Хәния апаны белмәсен! Халит абый Уфаның дәрәҗәле урыннарына һәйкәлләр куйган кеше ул, урамнан кереп пластилин белән ясый торган кеше түгел. Яңавылда Радик Гәрәевкә дә һәйкәл ясаган кеше.

Матур итеп языгыз! Сүккән кешеләргә җаным әрни. Ташка ничек җан өрәсең инде! Хәния апаны кабереннән торгызып бастыра алмаган кебек, ташка да җан өреп булмый.

Халык музейга да күп килә. «Музее да Хәния кебек нурлы булган», - диләр. «Монда Хәния апаның матурлыгы, ихласлыгы күчкән», - диләр. Балаларга кадәр елап чыгып китә. «Шулкадәр матур күлмәкләрне үзе уйлап чыгардымы икән», - дип сокланалар. Шәҗәрәсен төзедек, аның белән дә кызыксыналар».

https://intertat.tatar/news/xaniya-farxinen-senlese-firuza-apanyn-haikale-bezga-osyi-nacar-suz-aitmagez-5853383

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә: «Апаның һәйкәле безгә ошый, начар сүз әйтмәгез!»