Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Ландыш Нигьмәтҗанова 4 баласын карап өлгерә аламы, әллә инде бала караучы нянялар тотамы?

- Сез дүрт бала әнисе, ничек барына да өлгерәсез?

  – Бар да кешенең үзеннән генә тора. Теләгең булган очракта, уй-ниятләреңне тормышка ашырырга вакытын да, көчен дә табасың. Бу тормышта ялкаулык кына бар, ә яулый алмаслык үрләр юк. Артист та булырга мөмкин, үрнәк әни дә, яхшы хатын да... Тыныч кына узган көннәрем дә, мәшәкатькә бай булганнары да чиратлашып тора. Әмма гаиләмә һәрчак вакыт бүләм: балаларга ботканы һәм иремә иртәнге ашны үзем пешерәм.
     

– Димәк, хуҗалык буенча ярдәмчеләрегез, балаларны карашучы няняларыгыз юк?
    – Юк, барына да үзебез өлгерергә тырышабыз. Читтән кешебез юк, бала карашып торучыларыбыз күп. Ул яктан мин бәхетле. Әмма ничек кенә булмасын, концертларга беркайчан да тыныч кына чыгып китә алмыйм. Балаларымны гел кайгыртып, уйлап йөрим. Күңелем белән һәрчак алар янындамын.
     

– Шәһәрдә үскән кыз буларак, авылга мөнәсәбәтегез нинди?
    – Күңелем белән мин авыл кызы һәм мөнәсәбәтем бик уңай. Андагы тормыш рәвеше ошый миңа.

 Чыганак: Подслушано татарлар

 https://yashel-uzan.ru

фото: Ильнар Тухбатов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев