Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Әнвәр Нургалиев: «Күңелгә шулхәтле җиңел булып китте»

Аның әнисе, имеш, коронавирус йоктырып мәрхүм булган икән, дигән хәбәр таралды. Ул чагында аны, мөселман йолаларына туры китереп җирли дә алмадылар. Менә хәзер, ниһаять, әти-әнисенә багышлап, аш уздырганнар, кабер ташы куйганнар.

«Адәм баласының өч туе була диләр. Бәбәй туе, никах туе һәм соңгы юлга озату. Кызганыч, әниемнең соңгы туе булмаган иде.

Алланың рәхмәте белән 27 июль көнне әниемә, әтиемә кабер ташы куйдык, Коръән ашы уздырдык.   Рәхмәт әйтәсем килә җимешемә тәмле ризыклар өчен, абый-апаларыма, дусларыма, авылдашларыма һәм Ислам хәзрәткә.   Кайчандыр язмышның усал ихтыяры аркасында без әниебезне теге дөньяга тиешенчә озата алмаган идек.

2020 елның 5 апрелендә ул безнең арабыздан тыныч кына китеп барды. Усал кешеләр әниебезгә "беренче ковидница» дигән ярлык тактылар (гәрчә соңыннан анда бу авыру булмавы ачыкланды) һәм безгә аны кешечә күмәргә рөхсәт бирмәделәр.   Ходай ярдәме белән менә, ниһаять, таш куйдык, бөтен туганнарыбызны, дусларыбызны, әнинең иптәшләрен чакырып, Коръән ашы уздырдык.

Бу көнне безнең белән булган һәрбарча кешегә зур рәхмәт.   Күңелгә шулхәтле җиңел булып китте. Әти-әни җитми... Саклагыз аларны, ешрак кайтып, хәлләрен белегез. Исегездә тотыгыз, җәннәт әти-әниләрнең аяк астында», – дип язган Әнвәр социаль челтәрдәге сәхифәсендә.  

https://matbugat.ru/news/?id=37720

https://vk.com/id326207887 фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев