Винарис Илъегет: "Әнигә өйләнер өчен әти ислам динен кабул иткән"
Татар эстрадасы артисты Винарис Илъегет тышкы кыяфәте, киенү рәвеше, җырлау стиле, үз-үзен сәхнәдә тоту ягыннан гына түгел, кешеләр белән аралашу буенча да башка артистлардан аерылып тора. Олыны олы, кечене кече итә белүе күпләргә үрнәк.
– Винарис, син үзенчәлекле гаиләдә тугансың, әниең – татар, әтиең – яһүд. Алар ничек кавышкан?
– Пермь шәһәрендә гаиләдә икенче бала булып дөньяга килгәнмен. Балачагым әниемнең туган ягы – Пермь өлкәсе Куян авылында үтте. Анда туганнарыбыз бик күп. Ә әтиемнең әти-әнисе сугыш елларында вафат булган, шул сәбәпле ул балалар йортында үскән. Әти – яһүд, Еврей автономияле өлкәсенең башкаласы Биробиджан шәһәреннән. Әти Куян авылыннан ерак булмаган хәрби частьтә танксит булып хезмәт иткән. Моңа өстәп армиядә оркестрда уйнаган. Әни белән алар клубта кичке уенда танышкан.
– Төрле диндә булулары гаилә корырга комачаулык итмәгәнме?
– Итмәгән кая?! Әнинең әти-әнисе бик дини кешеләр, ә бабамның әтисе хәзрәт, әнисе абыстай булган. Әби белән бабай әтине кабул итмәгән. “Татар телен өйрәнсәң, Ислам динен кабул итсәң, Маһирә синеке булыр”, – дип әйткән әбием уены-чыны белән. Армиядән соң әти Пермьгә кайтып, Ислам динен кабул итә һәм әнинең кулын сорарга килә. Шулай итеп, әти белән әни 52 ел бергә гомер итә. Аларның мәхәббәте бик көчле була, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшиләр. “Нәрсә соң ул мәхәббәт?” – диләр. Бар ул мәхәббәт, әти белән әнинең мәхәббәте моның ачык үрнәге. Безнең өйдә савыт-саба шалтырамый тормады, билгеле. Ләкин әни бик зирәк булды. Гаилә башлыгы әти булса, дилбегә әни кулында иде. Бар да ул теләгәнчә булды. Алар апа белән безне мәхәббәттә үстерде, барысын да бирергә тырышты. Теләгән киемне кидек, теләгән ризыкны ашадык. Гомумән, туганнарга ярдәм итеп яшәделәр. Кемгәдер торак алырга, кемнедер укырга урнаштырырга булыштылар. Алар икесе дә заводта эшләде, икесен дә хөрмәт иттеләр. Кызганыч, әти яман чир белән авырды. Аннан соң аның аягын ампутацияләделәр. Җиде ел элек арабыздан китеп барды.
– Әтиеңнең туганнары бармы?
– Бертуган апасы белән абыйсы бар. Ләкин без беркайчан да аралашмадык. Алар әтинең татар кызына өйләнүенә каршы булган. “Татар кызын алсаң, безнең турында оныт”, – дигәннәр. Шушы 52 ел дәверендә әти беркайчан да бертуганнары белән аралашмады. Бервакыт аларны табарга талпынып карадым, ләкин әти бу хакта белгәч, мине бик нык ачуланды. “Алар әниеңнән, апаңнан, синнән баш тартты. Мин үлгәч тә, алар белән аралашасы булма”, –диде. Әти сүзе – закон, аның сүзеннән чыкмаячакмын.
– Әниең дә күп еллар дәвамында яман чир белән көрәште...
– Әти киткәннән соң, әни биш ел яшәде. Әтине бик сагына иде. Әни сигез ел буе онкология белән көрәште. Алып бармаган җир калмады, әнине мөмкин кадәр озаграк яшәтәсем килде. Дәвалануларның файдасы булмады түгел, аның хәле яхшырган иде. Шеше дә кимеде. Хәтта группадан төшерергә теләделәр, ул икенче группа инвалид иде. Ләкин уйламаганда коронавирус йоктырды да, җиде көннән соң китеп барды.
– Әниең сине соңлап кына тапкан дип беләм. Ни өчен?
– Бертуган апам миннән 14 яшькә өлкәнрәк. Безнең арада тагын бер кыз бала булган, ләкин 8 айлык чагында ул йөрәк белән үлеп киткән. Шуннан соң әни озак кына бала алып кайта алмаган, бары 12 елдан соң гына мин туганмын. Әни мине 39 яшендә тапкан. Ә әбием төпчек баласын 61 яшендә тапкан. Дөрес, ул беренче тапкыр 40 яшендә генә әни булган. Безнең гаиләдә олыгаеп кына бала алып кайтканнар (көлә).
http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/vinaris-ileget-nig-ylner-chen-ti-islam-dinen-kabul-itkn
https://vk.com/vinaris_star фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев